Бүген – 28 ноябрь көнне районда фермерлык эшчәнлеген әйдәп баручы Чалманарат җирлегендә район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Әсрар улы Харисов авыл җирлеге башлыклары һәм фермерлар белән очрашты.
Фермерлар эшчәнлеге Чалманарат җирлегендә 2010 елдан ук башлангыч алган иде. Бүген инде авыл фермерлары - һәр кайсы үз юнәлеше буенча шактый тәҗрибә туплаган, матди-техник базасын ныгыткан, базар шартларында товар сатуда үз урынын булдырган, иң мөһиме – фермер кәсебенең тәмен табып, туган авылын саклап яшәүче җир кешеләре.
Яңалык артыннан омтылып, тәвәккәллек күрсәтеп эш башлаган фермерларның бүген инде башкалар белән уртаклашыр тәҗрибәләре, әйтер сүзләре, киңәшләре һәм, әлбәттә, киләчәккә планнары бар.
Фермерлар эшчәнлеге белән танышып, семинар-киңәшмәдә катнашканнан соң, район башлыгы Энгель Нәвап улы үзенең фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашты:
- Үз эшен башлаучыга эшмәкәрлеген үстерә бару өчен без районда бар мөмкинлекләрне тудырырга омтылабыз, бүгенге көндә һәр җитештерүче базарда арадашчыларсыз үз товарын кыйммәткә сату максатын куя. Ә сатып алучыга сыйфатлы, экологик чиста продукция кирәк. Моңа ирешү өчен без фермерлар белән эшчәнлекне җанландырып, аларның сорауларын, теләкләрен искә алып, район хуҗалык җитәкчеләре катнашкан киңәшмәләргә, семинарларга, юнәлешле укытуларга чакыра башладык. Үз эшен заманча югарылыкта башкарган эшмәкәр генә бүген конкуренциягә сәләтле. Ә максатчан дәүләт ярдәмнәре үз эшенне тиз арада табышка эшләтә башлауда көчле этәргеч. Республикада фермерлар эшчәнлегенә юнәлдерелгән өч программа эшли.
“Башлангыч фермер” гранты күләме үсемчелек, яшелчә үстерү, кошчылык, куян асрау, җиләк үстерүчеләргә 1,5 млн сумга кадәр, мөгезле эре терлек симертү һәм сөтчелек программасы буенча эшләүчеләр исә 3 млн сум.
“Гаилә фермасы”н үстерүгә юнәлтелгән программа күләме 10 млн сумга кадәр. Мөгезле эре терлек һәм сөтчелек белән шөгыльләнүче фермерларга ул – 10 млн сум, кошчылык, ат, сарык үрчетү белән шөгыльләнүчеләргә 7,5 млн сумга кадәр каралган.
Кооперативлар үстерүгә юнәлдерелгән программа 3 ел күләмендә эшли. Аның суммасы быел бер кооперативка 35 млн сумга кадәр дип билгеләнде.
Районда 19 сөтчелек, 12 итчелек, 8 кошчылык буенча шөгыльләнүче фермер бар. Шулай булса да, җирлекләрдә тигез бүленеш юк. Бер җирлектә 5-6 фермер эшләсә, икенче җирлектә берәү дә юк. Мөмкинлекләр һәр җирлектә дә бар. Булдыклы кешеләребез дә җитәрлек. Һәр кайсының теләген искә алып, ярдәм формаларын аңлатып, булышлык күрсәтү буенча авыл җирлеге башлыклары белән бергәләп эшлисебез бар. Бүген эш башлаучы һәм үз эшен тотрыклы алып баручы һәр хуҗаны товарын, продукциясен кыйммәткә сату мәсьәләсе борчый. Бу сорауның чишелешен хәл итеп, ышанычлы партнерлар белән элемтә булдырып, без җирле эшмәкәрләргә мөмкинлекләр тудыру, ышанычлы сатып алу нокталары булдыру буенча да эзләнәбез, тәкъдимнәребезне җиткерәбез.