Чалманарат авыл җирлеге фермерларының эшчәнлеге белән семинарга килүче авыл башлыклары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җирлеккә аяк басуга ук таныша башладылар. Фермерлар эшчәнлеге Чалманарат җирлегендә 2010 елдан ук башлангыч алган иде. Бүген инде авыл фермерлары - һәр кайсы үз юнәлеше буенча шактый тәҗрибә туплаган, матди-техник базасын ныгыткан, базар шартларында товар сатуда үз урынын булдырган, иң мөһиме – фермер кәсебенең тәмен табып, туган авылын саклап яшәүче җир кешеләре.
Яңалык артыннан омтылып, тәвәккәллек күрсәтеп эш башлаган фермерларның бүген инде башкалар белән уртаклашыр тәҗрибәләре, әйтер сүзләре, киңәшләре һәм, әлбәттә, киләчәккә планнары бар.
Бүген – 28 ноябрь көнне районда фермерлык эшчәнлеген әйдәп баручы Чалманарат җирлегендә район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Әсрар улы Харисов авыл җирлеге башлыклары һәм фермерлар белән очрашты.
28 ноябрь көнне 17 сәгатьтә ТНВ каналында “Яңа Гасыр мөнбәре – Депутат мөнбәре” тапшыруы була. Тапшыру үз ихтыяҗларың өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүгә кагылышлы 2019 елның 1гыйнварыннан гамәлгә керүче яңа канун турында.
Электроникада иң мөһим яңалыклар белән таныштыручы техник семинарга предприятие-оешма җитәкчеләре чакырыла.
Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан эшмәкәрләргә бирелүче кредит суммасы арттырылды, аны залогсыз алырга мөмкин. Ул 1 миллион сумга кадәр күләмдә. Бизнесны алга таба киңәйтү өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен максатчан займны ел ахырына кадәр алырга мөмкин. Моның өчен физик затның һәм «ТР Гарантия фонды»ның поручительләр булуы кирәк.
Финанс ярдәме турында тулырак мәгълүматны 524-90-90 телефоны аша алырга мөмкин. Консультацияләр шулай ук ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды тарафыннан Петербург ур., 28 йортында күрсәтелә.
1 декабрь көнне Актанышның “Бүләк” чаңгы тарссасында кышкы спорт төрләрен ачу тантанасы була. Ярышка район мәктәпләреннән чаңгы спортын үз итүче укучылар чакырыла.
3 декабрь. “Саумы, авылым”- Татарстанның атказанган артисты Хәнәви Шәйдуллинның җырларын тыңлау. Җырларның авторлары хакында сөйләп таныштыру.
5 декабрь. “Кышкы могҗиза”- мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән чыршы уенчыклары ясау, музей хезмәткәрләреннән мастер-класс.
7 декабрь. “Туган җирнең яктысы”- музей фондында сакланучы XIX гасыр ахыры XX гасыр башына караган борынгы лампалардан күргәзмә ачылу.
6 декабрьдә Пучы картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен “Шәрип Шәймиев музей-йорты” хезмәткәрләре “Изгелек җирдә ятмый” дип аталган чара тәкъдим итә.
Барлык чаралар да 14:00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
Бәйрәмнең түрендә, әниләр, дәү әниләр булды. Алар өчен бишенче сыйныф укучылары тәрбиячеләре Айгөл Әхмәтгалиева, сыйныф җитәкчеләре Рәмилә Хаҗиева һәм Лилия Исламова белән җыр, сәнгатьле сөйләм һәм театральләшкән әкият әзерләгәннәр иде. Бәйрәмнең иң күңелле өлеше – бишенче сыйныф укучыларының Г. Тукайның “Кәҗә белән сарык”, “Шүрәле” әсәрләрен сәхнәләштерү. Яшь артистлар чын мәгънәсендә шушы тормышның үзендә кебек иде. Шулай ук балалар үзләре кулдан эшләгән бүләкләрне әниләренә чын күңелдән бүләк иттеләр.
-Кадерле әниләр, мин сезгә ихластан гаиләләрдә оныклар, балалар, әниләр, дәү әниләр бербөтен булып яшәүне телим. Баларыбыз сәламәт булсын, бер анага да бала, онык кайгылары күрергә язмасын, сәламәт булсыннар. Сөенеп, тормыштан ямь табып, яраткан хезмәтегездә, балалардан, оныклардан яхшы хәбәрләр генә ишетеп яшәгез, - район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның 27 ноябрь көнне район мәдәният йортында “Әнкәй, бәгърем, көт безне...” бәйрәм концертында районыбызның хөрмәтле хатын-кызларына – әниләребезгә юллаган әлеге изге теләкләрен алкышлап, хөрмәт белән кабул иттеләр. Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән күркәм чарага Энгель Нәвап улы тормыш иптәше Сәрия ханым белән парлап килгән иде. Сәрия ханым – күп балалы ана, дәү әни, сабырлыгы, олы йөрәге, киң күңеле белән һәр кайсыбызга үрнәк. Чишмә авылында гомер кичерүче Рәйсә апаны – Энгель Нәвап улының әнисен олылыклап, тәрбия кылып, хәлен белеп, кадер-хөрмәт күрсәтәләр, бар туганнарны гаилә җылысына җыеп, төп йортны саклап яшиләр алар. Кичәнең “Әнкәй, бәгърем, көт безне...” исеме белән үтүе, эчтәлеге дә Энгель Нәвап улының хөрмәтле әниләребезгә юллаган теләкләренә аваздаш иде. Рәхмәт сезгә, ӘНИЛӘР!
23 ноябрь көнне Актаныш балалар китапханәсенә иң яшь китап укучылар - 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 1 “В” сыйныф укучылары килде. Алар өчен китапханәдә кызыклы экскурсия оештырылды. Балалар кызыклы шигырьләр иҗат итүче шагыйрь Шәүкәт Галиевның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Әдәби танышу “Шәвәли шигырь әвәли” дигән исем астында барды. Танышу электрон презентация белән тулыландырылды. Танышу балаларга бик ошады, алар шагыйрь турында бик күп мәгълумат алдылар.
26 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары – Актаныш № 2 санлы мәктәбенең X сыйныф укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б. Мөхәмәдиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны – архивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р.Мортазин катнашында “Ничек бәхетле гаилә корырга?” дигән темага багышланган түгәрәк өстәл янында очрашуда укучылар үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мөхәмәдиева кызларга, егетләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде, укуларында уңышлар теләде.