Энгель Фәттахов: “Әниләргә яхшы хәбәрләр генә ирештереп яшик!”

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

-Кадерле әниләр, хөрмәтле хатын-кызларыбыз, сезне район башлыгы, район Советы һәм шәхсән үз исемемнән күркәм бәйрәм – Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәм. Һәр Ана, якты дөньяга аваз салган һәр бала районыбыз тормышында яшәү темпын билгели. Гаиләдә балаларга тудырылган иминлек, гаилә җылысы, ярату, бирелгән тәрбия, әниләргә карата игътибар, кадер-хөрмәт сезнең – кадерле әниләребезнең район тормышындагы, гаиләдәге урынын билгели. Кеше гомере – иң кыйммәте. Районның дәрәҗәсе, даны андагы халыкның яшәү дәрәҗәсе, тормыш-көнкүреше белән билгеләнә. Без бүген бар шартларны тудырырга омтылып, һәр гаиләгә барып җитеп эш оештырабыз, гаиләдә сезнең тоткан урынны лаеклы бәялибез. Авылларыбызда өч, дүрт, биш һәм аннан да күбрәк балага гомер бүләк итеп, тигезлектә күркәм яшәүче гаиләләргә сөенәбез. Андый гаиләләр тагын да артыр дип ышанабыз. Аналарга, балаларга  булган дәүләт ярдәмнәренең һәр гаиләгә үз вакытында барып җитүне, яшәү өчен уңай шартлар булуны, һәр гаилә белән элемтәдә яшәүне  бурыч итеп куябыз.

Хөрмәтле әниләребез, без сезгә рәхмәтле булып яшибез, балаларыбызны, оныкларыбызны да әниләр кадерен белергә, рәхмәтле булырга өйрәтеп үстерәбез. Динебездә дә баланың оҗмахы анасының аяк астында диелгән. Кадерле әниләр, баларыгызның яратуын тоеп, үзегез дә исән вакытта әниләрегезнең кадерен белеп, хәлләрен белеп, ярдәмләшеп яшәсәгез иде. Кеше тормышындагы вакыйгалар иң кадерле кешеләре – әти-әнисе исән вакытта һәм аларның вафатыннан соң булган кичерешләр белән аерыла. Исән чакта бар мөмкинлекне тудырыйк, соңыннан, “эх, шулай эшләгән булсам, дип” кайта-кайта уйланасың, яратуыңны, рәхмәтеңне әйтеп бетермәгән кебек тоясың үзеңне.

Кадерле әниләр, мин сезгә ихластан гаиләләрдә оныклар, балалар, әниләр, дәү әниләр бербөтен булып яшәүне телим. Баларыбыз сәламәт булсын, бер анага да бала, онык кайгылары күрергә язмасын, сәламәт булсыннар. Сөенеп, тормыштан ямь табып, яраткан хезмәтегездә, балалардан, оныклардан яхшы хәбәрләр генә ишетеп яшәгез, - район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның 27 ноябрь көнне район мәдәният йортында   “Әнкәй, бәгърем, көт безне...” бәйрәм концертында районыбызның хөрмәтле хатын-кызларына – әниләребезгә юллаган әлеге изге теләкләрен алкышлап, хөрмәт белән кабул иттеләр. Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән күркәм чарага Энгель Нәвап улы тормыш иптәше Сәрия ханым белән парлап килгән иде. Сәрия ханым – күп балалы ана, дәү әни,  сабырлыгы, олы йөрәге, киң күңеле белән һәр кайсыбызга үрнәк. Чишмә авылында гомер кичерүче Рәйсә апаны – Энгель Нәвап улының  әнисен олылыклап,  тәрбия кылып, хәлен белеп, кадер-хөрмәт күрсәтәләр, бар туганнарны гаилә җылысына җыеп, төп йортны саклап яшиләр алар. Кичәнең “Әнкәй, бәгърем, көт безне...” исеме белән үтүе, эчтәлеге дә Энгель Нәвап улының хөрмәтле әниләребезгә юллаган теләкләренә аваздаш иде. Рәхмәт сезгә, ӘНИЛӘР!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International