29 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов эшмәкәрләр белән очрашты. Сөйләшү барышында район башлыгы каршында эшмәкәрлек буенча 9 кешелек составта Совет төзү тәкъдим ителде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева районда кече һәм урта эшмәкәрлек эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Киңәшмәдә шулай ук банк вәкилләре кече милек формасындагы предприятиеләр өчен эшләүче акцияләр, кредит бирү тәртибе турында сөйләделәр. Шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары, мөмкинлектән файдаланып, Казаннан килгән кунак – ТР Президенты каршында эшләүче Эшмәкәрлек буенча советның координаторы Айрат Сөнгатуллинга сорауларын бирделәр.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, тынгысыз эшчәнлекләре, район икътисадындагы лаеклы урыннары өчен рәхмәтен белдерде:
-Эшмәкәрләр – батыр кешеләр. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәүдә яисә башка җаваплы өлкә булсынмы, сез бизнесны идеясын тормышка ашырудан ук башлап аякка бастыргансыз. Һәр көнне тынгысыз хезмәттә, уйда, хәрәкәттә сез. Үзегез өчен үзегез җавап бирәсез, хәтта алай гына да түгел, хезмәткә алган кешеләр, аларның тотрыклы хезмәт хакы алуы, иминлеге өчен дә җавап бирәсез. Салымын да вакытында түләргә кирәк, җитештергән хезмәтне яисә товарны да базарда үз маркаңны, дәрәҗәнне булдырып, отышлы итеп сата белергә кирәк. Моннан тыш, нинди генә күзәтчелек органнары килеп тикшерми сезне. Закондагы үзгәрешләрдән, яңалыклардан да хәбәрдар булу мөһим. Без сезнең эшчәнлеккә, тәкъдимнәргә, хәл итәсе мәсьәләләргә битараф түгелбез. Хакимият бизнеска үсү өчен терәк һәм ярдәмче булырга тиеш, без сезнең белән даими элемтәдә булып, хәбәрләшеп, киңәшләшеп эшләргә телибез. Сезне борчыган сорауларны өйрәнеп, чишелешен табып, тәкъдимнәрне, нигезләнгән фикерләрне республика җитәкчеләренә дә җиткереп, нәтиҗәле эшләргә планлаштырабыз. Киләсе очрашу гыйнвар аенда булачак. Аңа кадәр кергән сораулар өйрәнелеп, аларны хәл итү буенча хисап тотачакбыз. Аралашу, элемтә өчен үзем дә, урынбасарларым да һәрвакыт ачыкмын, бергәләп, тиз арада хәл ителгән сорау - бизнеска тоткарлык тудырмый эш оештыру өчен тәҗрибә ул.