Фермерлар, товар әйләнеше, тотрыклы сәүдә өчен кооператив булып берләшик, диләр

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Чалманарат авыл җирлегендә 5 авылда  225 хуҗалыкта 703 кеше яши. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм сату буенча “Наратлы” җәмгыяте, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар үзара киңәшләшеп, аңлашып эшлиләр.

Җирлектә 6 фермер хуҗалыгы эшли.

Шулардан Айнур Хәбиров кошчылык белән шөгыльләнә – 3000 каз, 500 күркә асрый. Моннан сигез ел элек 60 каз асрап карый ул, иң элек. Аннан шәхси эшчәнлеген җәелдерергә теләп, 1 500 000  сум күләмендә дәүләт ярдәме ала. Нияте хәзер казларын 5000 башка кадәр җиткерү. Алган табышын кошчылык шөгылен киңәйтү өчен тота, төзи, биләмәсен уңайландыра. Айдарның тагын бер яраткан шөгыле – атлар тоту. Аларны асрау, үрчетү буенча да фикере төпле. Гаиләсе – тормыш иптәше, балалары ышанычлы ярдәмчеләре.

Исфария Яппарова – савым сыерлары алып, эшчәнлеген булдыру өчен 3 000 000 сум грант акчасы  алган. Бүген инде шәхси торагын булдырып, сыерлар асрый.

Мөдәрис Ибраһимов та савым сыерлары асрау өчен бирелгән 1500 000 сумлык грант иясе.

Газинур Әмировның фермерлык эшчәнлегенә тартылуына 21 ел. 1997 елдан  терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә. 470 гектар җире бар. Шуның эченнән 240 гектары сөрем җире. Пилорамасы бар. 2009 елда терлек торагы төзү өчен – 500 000, 2010 елда терлек алу өчен 700 000 сум ЛПХ кредиты ала. Бүгенге көндә 151 эре малы бар аның - 71 сыер, 49 бозау, 30 үгез, 12 сарык, 3 ат. Матди-техник базасын да туплаган, яңарткан  фермер. Терлекләргә терлек азыгын үзе үстерә, фуражны, печәнне, сенажны да үз көче белән әзерләп, мулдан кышка әзерләп куя. Заман таләпләренә туры килгән гаилә фермасында сөт саву линиясе, сөт суыткыч урнаштырган, ТСН көйләгән. Техника җаен белүенә иҗади  уйлап эшләве дә кушылган. Суны җылыту системасын һәм терлекләргә печән, сенаж салу урынын уңайлы булырлык итеп үзе уйлап табып, үзе эшләтеп куйган. Гади, уңайлы, нәтиҗәле.

Газинурның сөтенең һәм итенең базарда тоткан дәрәҗәсе югары бүген. Экологик чиста булуы белән беррәттән, симертелгән үгезләренең  саф һавада йөреп тукланулары сәбәпле, продукциясе аерым сату үзәгендә “Блокчейн-деревня”да сатыла. Әлеге кооператив системасында эшләү Газинурның базар мөнәсәбәтләрендә эшләү тәҗрибәсен арттырган. Сыйфатлы һәм экологик тулы кыйммәтле продукт базарда югары хакка бәяләнә.

Семинарда фикер алышулар эшмәкәрләрнең ихтыяҗын өйрәнеп, базар куйган таләпләр буенча продукция сату хакында да барды. Фермерлар берләшеп, кооператив рәвешендә эшләү тәҗрибәсен дә өйрәнәләр. 8-10 еллык эш тәҗрибәсе булган фермерларга бүген эшчәнлекләрен җәелдерү һәм җитештерүне арттыру өчен яңа биеклеккә күтәрелергә кирәк: кече эшмәкәрлектән –урта эшмәкәрлеккә. Ә алар үрнәгендә яңа эш башларга теләүчеләргә кече эшмәкәрлеккә куелган таләпләрне аңлатып, дәүләт ярдәмнәрен алып, үз бизнесын булдыруда юнәлешле ярдәм кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International