ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

Кичке сәгатьләрдә дамба аша йөрүче актанышлылар, билгеле, чаң сугарга керешкән. Дөрес эшләгәннәр! Күпер бит су аша салынган, көзге караңгы кичләрдә, һава торышының тотрыксыз вакытларында, аяк асты бозлавыкка әверелгәндә, адәм баласына ни булмас? Менә ул чакта инде җаваплыны эзләү, ул лампочкаларны кем борырга тиеш икәнен ачыклау белән генә котылып та булмас иде.


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Октябрь аенда гына да район хуҗалыклары 70 баш мөгезле эре терлекнең үлеменә юл куйган. Агымдагы елның ун аена исә 797 малкай харап булган. Ягъни без  шушы вакыт аралыгында хәлле генә бер хуҗалыкның ярты терлеген үтереп бетергәнбез дигән сүз бу.

Тана алырга исәпләп, документларын тапшырган  кешеләр дә ел ахырына кадәр субсидия алачаклар дип ышандырды район җитәкчелеге.

13 ноябрь көнне районның ЗАГС бүлегендә “Гаилә мәктәбе” дәресләренең чираттагысы үтте.

Баксаң, бүгенге көндә хуҗалыкларның барысында да  дә соматик күзәнәкләрнең күләме нормадан күпкә югары. Иң аянычы, монда сыер түгел, ә нәкъ менә кеше факторы гаепле. Ягъни тиешенчә  тәрбияләмәү аркасында район  тәүлегенә 20-26% сөтне югалта!


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре биргән документлар пакеты буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве вакытын кыскартты. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне теркәү вакыты закон нигезендә билгеләнгән 9 эш көненнән 5 көнгә кадәр кыскартылды; бер үк вакытта кадастр исәбендә һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда 12 дән 9 эш көненә кадәр калды», - диделәр Татарстан Росреестрында.

Моннан тыш, документларны Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте порталы ярдәмендә электрон рәвештә тапшырган очракта күчемсез милекне бер көн эчендә үк теркәргә мөмкин.

Дәүләт Думасы беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 2019 елның федераль бюджетына төзәтмәләрне кабул итте.

 

Закон проекты нигезендә, аерым алганда, 2019 елның федераль бюджетыннан 319 млрд сум акчаларны кабаттан бүлергә тәкъдим ителә. Акчалар төзелеп бетмәгән йортлар, алданган өлешчеләр проблемасын хәл итүгә -  күпфатирлы йортларда төзелешне тәмамлауга юнәлтеләчәк.

Дәүләт программаларын финанслауга өстәмә 183 млрд сум юнәлтеләчәк. Димәк, мәгариф, физкультура һәм спорт, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеше программалары буенча ассигнованиеләр үсәчәк.

Бүлек белгечләре сатып алучыга аның хокуклары бозылу турында аңлаттылар.  Фабрика бизәге бозылган һәм келәймә бозылган очракта кисем тукыма өстәү, шулай ук фабрика ярлыгы һәм келәймәле тукыма кисәкләрен сату тыела. Бу РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган. Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 43 пунктында (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) язылган. Кулланучыга товарны сатып алу урыны буенча кибеткә дәгъва хаты белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.

13 ноябрь көнне якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә   “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  уткәрелде.  Очрашуның кунаклары Актанышның 2 нче санлы   мәктәбе укучылары булды. Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б. Мөхәмәдиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган архив эшчәнлеген аңлатты.  Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р.Мортазин катнашында яшьләр “Ничек бәхетле гаилә корырга?” дигән темага багышланган  түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мөхәмәдиева  кызларга, егетләргә үзенең  изге теләкләрен җиткерде,  укуларында уңышлар теләде.  

Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов ДОСААФ эшчәнлеген торгызу буенча Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ-иҗтимагый дәүләт берләшмәсенең Яр Чаллы автомобиль мәктәбе һөнәри белем бирү учреждениесе башлыгы Шәфкат Габделбәр улы Саффаров, аның урынбасары Гөлфидә Тимергали кызы Мәхмүтова, Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Таһир улы Хуҗин белән очрашты.

Актаныш бүлекчәсе бүгеннән үз эшчәнлеген башлап җибәрде, районда кабаттан ДОСААФ эшчәнлеген торгызу, үзенчәлекләре буенча район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова җитәкчелегендә брифинг узды.

"В" категориясенә машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә курслар ачыла, укулар 1 декабрьдән башлана. Уку бүлмәсе район Балалар иҗат үзәгендә, яңа сыйныф бүлмәсендә булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International