ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Мәскәүдә « «Мәгариф» милли проекты: берләшмә, команда, нәтиҗә» I Бөтенроссия форумы булып узды, анда Актаныш кадет мәктәбенең  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Корбанов Камил һәм Актанышның  1нче урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Хөҗҗәтов Илназ катнашты.

Форум эшендә безнең төбәктә ачылган «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләренең 70 җитәкчесе, шулай ук Ставрополь краенда «Заманча мәктәп» төбәк проектын гамәлгә ашыруның региональ координаторы катнашты.

Форум Россия Федерациясе мәгариф министры О.Ю.Васильева, Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары М. Н. Ракова, шулай ук Россия мәгариф берләшмәсе вәкилләре катнашында узды.

Актаныш кадет интернат-мәктәбе кадетлары тәрбияче Әлфия Корбанова белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Гайсә Хисмәтулла улы Хисмәтуллин  белән очраштылар, аны 94 яше - туган көне белән тәбрикләделәр, сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм Гайсә абыйга бүләкләр тапшырдылар.  Гайсә Хисмәтулла улы кадетларга  үзенең теләкләрен һәм киңәшләрен бирде. Очрашуда ветеран үзенең тормыш хатирәләрен искә алды. Сугыш китергән авырлыкларны ачынып сөйләде. Яшьләргә үзенең киңәшләрен бирде.

Терлекчелек тармагында октябрь аенда иң нәтиҗәле эшләүче фермерлар, зоотехниклар, мал табиблары, ферма мөдирләренә бүген 24 форма киңәшмәсендә район башлыгының махсус премияләре тапшырылды, әлеге сумма бу юлы 65 мең сум   күләмендә.

Үз хезмәтләренең осталары – фермерлар Ильвир Хәбиров(Татар Суыксуы), Илнур Әмиров(Чалманарат), Зөбәрҗәт Нуретдинов(Түке); баш зоотехник – Рәсил Нургалиев(“Нур Баян”); баш мал табиблары Лилия Гыйльфанова(“Башак”), Рәшит Мусин(“Нур Баян”); ферма мөдирләре Рәмилә Харисова(“Нур Баян”), Хәмит Заһиров, Раян Әминов, Ирек Гайнетдинов(“Әнәк” агрофирмасы), Назыйф Шәйхелмәрданов(“Нур Баян”), Азат Галиев(“Ташкын”).

Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре   белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында агымдагы елның октябрь ае йомгаклары буенча узган 24 форма киңәшмәсендә  җирлекләр арасында беренче урынны Иске Сәфәр җирлеге  яулады. Авыл башлыгы Гөлнара Сәйфетдиновага  Энгель Нәвап улы “Ат” сыны тапшырды. Иске Сәфәр җирлеге апрель ае нәтиҗәләре буенча да “Ат” сынына лаек булган иде.

Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре   белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында агымдагы елның октябрь ае йомгаклары буенча узган 24 форма киңәшмәсендә  хуҗалыклар арасында беренче урынны “Чишмә” агрофирмасы алды, җитәкчесе Ирек Галимовка  Энгель Нәвап улы “Ат” сыны тапшырды. “Чишмә” агрофирмасы август ае нәтиҗәләре буенча да “Ат” сынына лаек булган иде.

Ни өчен Актаныш районында шәхси эшмәкәрләр сөтне төрле бәядән кабул итә? Бу көн-төн мал арасында кайнашкан авыл кешесенә карата “хөрмәт” билгесеме әллә?

24 форма-киңәшмә  районның төп юнәлеше булган авыл хуҗалыгы тармагында  мөһим урын биләп тора. Район эчендәге терлек хәрәкәтен ныклы контрольгә алып, аңа дөрес юнәлеш бирүдә дә әһәмияте зур аның.


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә Актаныш районы дәүләт тәкъдим иткән программалардан тулы куәттә файдалану яклы.  Авыл җирлекләрендә дә бу нисбәттән җанлы хәрәкәт тоемлана.

Быелдан ел әйләнәсе мөһимлеген югалтмый торган мәсьәлә халык җыеннарында хәл ителәчәк. Гаять зур әһәмияткә ия шундый җыеннарның тәүгесе  Киров авыл җирлегендә оештырылды.

Соңгы елларда Татарстанда киң колач җәйгән үзара салым программасы  авыл халкының тормышын уңай якка үзгәртүгә саллы өлеш кертте.  Авыл кешесенә яшәү шартларын яхшырту өчен үзенә күрә бер стимулга да әверелде ул. Алар бердәм җыелган акчаның көчен дә, мөмкинлекләрен  дә аңлап, дәүләт программасына теләктәшлек белдерде.

Моңа кадәр үзара салым җыю, аның күләмен билгеләү җирлекләрдә үткән референдумнарда хәл ителсә, быел үл үзгә форматка кертелүе белән игътибарга лаек. Быелдан ел әйләнәсе мөһимлеген югалтмый торган  мәсьәлә  халык җыеннарында хәл ителәчәк.

Гаять зур әһәмияткә ия шундый җыеннарның тәүгесе узган шимбәдә Киров авыл җирлегендә оештырылды. Биредә халык фикере тыңланып,  алга куелган эш планнары билгеләнде. Аңлашылганча, үзара салым акчасының тотылышы   халык җыены  үткәрү юлы белән хәл ителде. Шул рәвешле, 2020 елда Киров җирлегендә планлаштырылган эшләрне башкарып чыгу өчен җан башыннан 1000 сум күләмендә акча җыелачак. Үзара салым акчасын түләүдән беренче төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, көндезге бүлектә укучы студентлар азат ителә.

Актаныш районында мондый төр җыеннар дәвам итәчәк. Авыл халкына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: җыеннарда актив катнашып, җирлектә башкарылган (плалаштырылган) эшләргә үз фикерегезне белдерсәгез иде. Җирлек яшәешенә битараф калмыйк – тамчыдан күл җыела!


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

 «Нургалиев» дигән фамилияне ишеткәч, көрәш сөючеләрнең, минемчә, күз алдына ике егет килеп баса. Берсе – Раил Нургалиев, икенчесе нәселләре белән көрәшче Ришат, Руслан һәм Раббани Нургалиевлар. Ике ел рәттән, үзенә 19 яшь булуына да карамастан, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына узган ярышта чемпион калган Раббани Нургалиевны Актанышның өмете дип атыйлар. Раббани белән бозык кызлар, шәхси тренеры – әтисе, биючедән ничек көрәшче булып китүе һәм башкалар турында сөйләштек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International