Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге хезмәткәрләре 8 ноябрь көнне район мәдәният йортында үткәрелгән тантаналы чарада үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр, анда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннары чакырылган иде. Тантана тәбрикләүләр, бүләкләүләр, концерт номерлары белән үрелеп барды, һәркемгә кәеф күтәренкелеге өстәде.
Район башлыгы Энгель Фәттахов полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, эчке эшләр органнарының район тормышындагы ролен билгеләп үтте, иминлекне, тынычлыкны тәэмин итүгә куйган хезмәтләрен ассызыклады. Энгель Нәвап улы полиция хезмәткәрләренә үзләренең хезмәт вазыйфаларын намус белән башкарганнары өчен рәхмәтен җиткерде, гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары теләде, эчке эшләр органнарында аеруча яхшы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен полиция хезмәткәрләренә район башлыгының мактау кәгазьләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырды.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов полиция хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итте һәм аларны 10 ноябрьдә билгеләп үтелә торган эчке эшләр хезмәткәрләре көне белән котлады.
“Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, ветераннарыбыз, сезне эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре белән район Советы, район башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән тәбрик итәм. Сезгә көндәлек фидакарь хезмәтегез, җинаятьчелеккә каршы көрәш эшенә тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм.
Полиция хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы район, республика югарылыгында узган чараларда да ачык күренде. Районыбызда узган “Авыл яшьләре” спорт уеннары, Ык буе сабантуе, спорт чаралары, сайлау кампанияләре вакытында да без һәрвакыт беренче урынга катнашучыларның һәм кунакларның иминлеген бергәләп тәэмин итүне бурыч итеп куйдык һәм моңа ирештек тә.
Хокук тәртибен тәэмин итү буенча көндәлек хезмәтегез район халкының, җирлек яшәешенең иминлеген тәэмин итә, сезнең ярдәм белән Актаныш - бүген республиканың иң куркынычсыз районнарының берсе.
Яшьләр һәм ветераннарның үзара киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшләве традицияләрне саклый, һөнәри осталыкка ирешүдә, җинаятьләрне кисәтүдә һәм булдырмауда сезнең бердәмлекне ныгыта. Канунга хезмәт итү - зур җаваплылык, батырлык, югары компетентлык, көндәлек уяулык сорый. Бүген район эчке эшләр бүлегенең шәхси составы криминаль күренешләргә үз вакытында киртә куя, хокук тәртибен саклый, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклый.
Сезгә киләчәктә дә ныклык, һөнәри осталык, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, эшегездә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар телим. Бәйрәм белән сезне!”
2019 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча ирекле халык дружинникларын бүләкләделәр
2019 елның 8 ноябрендә Актаныш муниципаль районы мәдәният йортында җәмәгать тәртибен саклауда полиция органнарына ярдәм итүче халык дружинасының актив хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Э.Н.Фәттахов, Актаныш районы территориясендә җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә керткән өлешләре өчен, ирекле ярдәмчеләргә һәм Актаныш районы буенча Эчке эшләр бүлеге полиция начальнигы И. Хәйретдинов белән бергә, җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын саклауда актив катнашканнары, хокук саклау органнарына ярдәм күрсәткәннәре өчен, ДНДның иң яхшы әгъзаларына Рәхмәт хатлары һәм акчалар тапшырдылар. 2019 елның гыйнвар-июнь айларында үткәрелгән рейтинг нәтиҗәләре буенча иң яхшы ирекле дружинникларны билгеләделәр. Актаныш районы территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләре һәм ДНДда катнашучылар исемлеге Актаныш муниципаль районы администрациясенең хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия карары белән расланган. 1 яртыеллык нәтиҗәләре буенча җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын саклауда актив катнашкан, хокук саклау органнарына ярдәм иткән өчен 9 иң яхшы ирекле дружинник бүләкләнде.
Актаныш район Советының чираттагы III чакырылыш 41 нче утырышы узды.
Бүген район Советы бинасының утырышлар залында Актаныш муниципаль районы Советы утырышы узды. Көн тәртибендә “Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында“гы мәсьәлә дә каралды. Утырышта район башкарма комитеты житәкчесе итеп, бертавыштан, Илшат Илфат улы Габделхәев сайланды.
Илшат Илфат улы 1984 елның 11 апрелендә Казан шәһәрендә туа. Белеме – югары, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаган, белгечлеге - биология һәм география укытучысы.
2010 елдан аның хезмәт юлы Актаныш районы белән бәйле. 2010-2012 елларда район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә баш белгеч, 2012 елда район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе, 2012-2013 елларда ФОРПОСТ директоры, 2013-2015 елларда Зөбәер мәктәбе директоры, 2015-2018 елларда район башкарма комитетының социаль агарту бүлеге җитәкчесе, 2018 елдан бүгенгәчә Актаныш технологик техникум директоры булып эшли.
Гаиләле, тормыш иптәше Светлана белән кыз һәм ул үстерәләр.
Актаныш район мәгариф эшчәнлеген камилләштерүдә мәктәп директорлары белән берлектә узучы чираттагы киңәшмә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында семинар форматында узды.
"Тулы көн мәктәбе шартларында укыту-тәрбия процессын оештыруда системалылык булдыру" дигән семинар барышында директорлар һәм балалар бакчалары мөдирләре "Гаделлек эзләп", "Яшь укытучы көндәлеге", "Заманча дәреснең уңыш формуласы", "Аргументлау күнекмәләрен һәм бәхәс этикетын үстерү чарасы буларак мәктәп дебатлары", "Бала күңеле - төпсез нигез" темалары буенча мастер-классларда булды.
З.Вәлиева, Ч.Шәрипова, Л.Әюпова, М.Гыйльметдинов, Л.Хөсәеновның эш тәҗрибәләре белән танышып, ачык дәресләрдә дә катнаштылар алар. Семинарның төп темасы, тәрбия юнәлешендә традицияләр сакланышы, һөнәри үсеш, татар телен укыту үзенчәлекләре буенча чыгышлар тыңлап, фикер алыштылар.
Семинар Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә дәүләт имтиханнарына укучыларны әзерләү буенча район мәгариф идарәсе оештырган ачыктан-ачык сөйләшү белән дәвам итте.
-Сатырлык икмәгегез юк, көндәлек керем булган сөтегез аз күләмдә. Үгезләрегез көр, хуҗалыкка керем дә алардан булачак. Терлек азыгыгыз да кыш чыгарга җитәр-җитмәс. Кукуруз да юк сездә. Юкчыллык белән терлекчелекне дә алып барып булмый. Чуракайга заманында сенажны читтән сатып алган вакытлар да булды. Быел да авыр кышлату көтә сезне. Көннекен-көнгә исәпләп, чыгымнарны барлап, терлекчелектә үсеш бирмәсәгез, керем дә булмаячак, - дип, 7 ноябрь көнне Чуракайда “Алга” хуҗалыгында булган семинарда район башлыгы Энгель Фәттахов хуҗалыкның бүгенге торышын анализлап, хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Галләмовка катгый фикерен белдерде.
Яз-җәй җирлектә коры һава торышы булганлыктан, быел хуҗалык бөртеклеләрнең гектарыннан 24 центнер гына уңыш алды. Булган икмәк чәчүлек орлык әзерләүгә, алган техника бурычларын каплауга тотылган. Терлек азыгын да үз вакытында сыйфатлы һәм җитәрлек әзерли алмаганнар. Райондагы терлек азыгын тикшерү лабораториясе анализлары күрсәткәнчә, терлекләргә бирелүче азык сыйфатлы һәм тулы кыйммәтле түгел. Азык сыйфатына саламны тиешле дәрәҗәдә туратмау, катнаш азыкны миксерга салып болгатмау да тәэсир итә. Миксерда әзерләнгән азык тулы кыйммәтлелеге ягыннан сыерларга көненә 11 килограмм сөт бирү мөмкинлеген тудыра. Бу азык энергиясе торакта сыерның салкын, юеш идәндә ятуы хисабына кими, сөткә китми. Силос-сенажлы болганчык су эчүе дә сөтне киметә. Лаборатория белгечләре хуҗалыкка терлекләргә ашату өчен бер сыерга 20 килограмм сөт бирү мөмкинлеге белән рацион төзеп тәкъдим иткән. Монда инде көнбагыш сыгынтысы һәм башка өстәмәләр алу кирәк. Бозаулаган сыерлардан сөтне максималь алыйм дисәң дә бер торактагы сыерларны ике якка аеру сорала.
Икътисадый сикереш ясыйм дисәң, хуҗалыктагы җитәкче-белгечләрнең үз җайларына гына эшләүләреннән туктап, тыныч кына яшәү халәтеннән чыгулары, ситуацияне уңай якка үзгәртүләре кирәк бүгенге көндә. Чөнки терлек тә, үрчем алу да бар хуҗалыкта. Ике айга кадәр бозауларны тәрбияләү җайга салынмаган да, сыерларының сөте аз. Бу инде җитәр-җитмәс азык белән генә башкарыла торган эш түгел. Шуңа да яңалык керткәндә, яңа алымнарны көндәлек тәрбия барышында кулланганда, иң элек, үзкыйммәтне анализлап бирергә кушты идарә белгечләренә район башлыгы.
Авыл хуҗалыгы идарәсе семинарда “Алга” хуҗалыгының 2013 елгы һәм бүгенге хәленә анализ ясады. 2013 елның 1 ноябренә хуҗалыкта 1612 терлек булган, бүген 54 кә ким. Сыер 639 баш булган, бүген 68 гә ким. 447 каплатасы тана булган. Бүген 92 гә ким. Буаз терлек 77 баш булган. Бүген 80 гә артык. 447 үгез булып, хәзер көндәгесе 26 га арткан. 1559 центнер эре терлек ите җитештерелгән, быелгы күрсәткеч - 1864 центнер. 2013 елда 536 бозау булса, хәзер 550 баш. Алты еллык чагыштырмада шулай ук үлем кимегән, көнлек үсеш алу, бер сыерга сөт саву да арткан.
Семинар барышында хуҗалыкның амбарында чәчүлек орлыклар сакланышы үрнәк буларак тәкъдим ителде. 3 000 центнер арпа, 3500 центнер бодай чәчүгә әзерләнгән, башка культуралар да югары репродукцияле. Машина-трактор паркында ремонт барышы да тел-теш тидерерлек түгел. Комбайннарның да барабаннары, иләкләре салдырылган, техника торышына анализ ясалган, көндәлек төзекләндерү графикларына җитешеп баралар. Көзен запас частьларның арзан булуы да чыгымны киметә. Комбайннар ремонты барышы буенча семинарда “Чишмә”, “Башак”, “Тамыр” хуҗалыклары эшчәнлеге үрнәк буларак әйтелде.
Терлекчелек тармагы белән танышканда “Алга” хуҗалыгында симертү үгезләренең торышы сөендерде. 68 үгезнең узган айда 22 се 4 центнердан артык булган. Октябрьдә 10 баш сатып, 641 мең сум акча керткәннәр. Бу айда 15 баш терлек сатарга исәпләп торалар. Хуҗалыкның хезмәт хакы бирүе һәм башка көндәлек чыгымнары, яшәеше бүген терлекчелек тармагы керткән акча хисабына барганын искәрткәндә, бу инде хуҗалыкның бар ябышып торганы.
Терлек үсешен анализлаганда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров район хуҗалыкларында бозауларны тәрбияләгәндә җибәрелгән кимчелекләргә тукталып киңәшләрен дә бирде.
-Терлеккә җитәрлек аксым бирелергә тиеш. 20 проценттан да ким булырга тиеш түгел протеин. Җәй люцернадан тиешле вакытта сыйфатлы сенаж салмадыгыз. Шуңа бүген сөтегез ким. Бозауларны коры солыдан, арпадан өзмәгез. Ә коры кукуруз - энергия чыганагы. Сөттән аерганчы бозауны фураж ашарга да өйрәтергә кирәк. Ә без сөттән аерабыз да тупас азык бирә башлыйбыз – дөрес түгел. Үгезне симерткәндә исә, саламга, печәнгә басым ясасагыз иде, катнаш азыкны җитәрлек күләмдә кушыгыз. Терлекчелек культурасы булган мөгез яндыруны да онытмасагыз иде. Вак кына әйбер кебек, менә шулар үз вакытында эшләнми икән, безнең күрсәткеч тә юк инде, - диде ул.
10 ноябрьдә 12.50 сәгатьтә «Россия-Культура» телеканалында “Созвездие-Йолдызлык. Республика байлыгы” документаль фильм премьерасы тәкъдим ителә. Ул Татарстанның күпмилләтле мәдәниятенә, «Созвездие-Йолдызлык» Татарстан Республикасы эстрада сәнгатенең ачык яшьләр телевизион фестиваленә багышлана.
Фильмның геройлары - фестивальнең танылган жюри әгъзалары һәм педагоглары. Картинада шулай ук төрле елларда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатларын һәм җиңүчеләрен дә күрергә мөмкин.
“Әлеге фильм - татар мәдәнияте тормышында зур вакыйга. Чөнки бу тану. Һәм бу бик мөһим. Чөнки бөек татар мәдәнияте белән бәйле күп сандагы материал алай ук киң куелмаган иде әле. Бу - «Культура» телеканалының Татарстанга бик зур бүләге, - дип ассызыклады фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. - Фильм бик дулкынландыргыч. Республика халкы аны карасын иде».
Дәүләт Думасы айныткычлар турында закон проектларын беренче укылышта кабул итте. Инициативаларның берсе РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнарына айныткычлар булдыру һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча вәкаләтләр бирә, икенчесе полициягә исерек гражданнарны илтү хокукын бирә.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде:
«Бүген кайбер төбәкләрдә төбәк һәм муниципаль хакимиятләр инициативасы буенча гамәлдә булган медицина айныткычлары бар инде, әмма бу эшчәнлек – закон кысаларыннан тыш. Без, инициативаны хуплап, айныткычларның эшчәнлеген законлаштырдык һәм полиция хезмәткәрләренә исерек гражданнарны әлеге махсус социаль учреждениеләргә илтү хокукын бирдек. Өстәвенә, гражданны айныткычка урнаштырыр алдыннан аны, һичшиксез, медицина хезмәткәре карап чыгарга тиеш.
Медицина айныткычлары системасын торгызу гражданнарның сәламәтлеген һәм тормышын саклауга, шулай ук шәхси һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән дип саныйм».
Закон проектлары белән тәкъдим ителә:
- җирле үзидарә органнарына мөстәкыйль рәвештә йөри яки әйләнә-тирә мохиткә ориентлаша алган алкогольле, наркотик яки башка токсинлы исерек хәлдәге затларга ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләр бирергә;
- югарыда күрсәтелгән затларга ярдәм күрсәтү өчен махсус учреждениеләрне дәүләт һәм муниципаль - хосусый партнерлык турында килешү объектлары исемлегенә кертү;
- полиция хезмәткәрләренә җәмәгать урыннарында алкогольле, наркотик яки башка токсинлы исерек хәлдә булган, мөстәкыйль рәвештә йөри яки әйләнә-тирә мохиттә ориентлаша алган гражданнарны медицина оешмаларына гына түгел, ә мондый гражданнарга ярдәм күрсәтүче махсус учреждениеләргә дә китерү хокукы бирү.
Соңгы араларда интернет–ресурсларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында дөрес түгел мәгълүмат таратылуга җавап йөзеннән Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның игътибарын тубәндәгеләргә юнәлтә: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан I төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә.
Алай гына да түгел, әлеге периодның һәр елы өчен караучыга аерым бал исәпләнә. Мисал өчен, беренче бала караган өчен – 1,8 балл, икенчесенә – 3,6 балл, өченче һәм дүртенче бала тәрбияләп, өйдә утырган ел өчен – 5,4 балл, чакыру буенча хәрби хезмәтнең һәр елы өчен 1,8 балл кушыла.
Әлеге периодлар стажга керсен өчен гражданнарның моңа кадәр һәм аннан соң хезмәт стажы булырга тиеш. Аның күпме булуы мөһим түгел. Пенсия билгеләгәндә хезмәт стажын исәпләү тәртибендә бернинди үзгәрешләр юк. Татарстан Республикасында иминият пенсиясе билгеләгәндә иминият булмаган чорларны төшереп калдыру очраклары теркәлмәгән.
Игътибар! 2019 елдан картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгуның яңа мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен иминият стажының күп булуы зарур: ир-атлар өчен стаж – 42, хатын-кызлар өчен 37 елдан да ким булмаска тиеш. Әлеге норма пенсия яше җиткәнче ике ел алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирә, әмма моның өчен ир-атларга – 60, хатын-кызга 55 яшь тулган булырга тиеш. Бу очракта стажга бары эшләгән чор һәм вакытлыча эшкә яраксыз булган айлар гына кертелә. Бала үстергән һәм хәрби хезмәттә булган еллар исәпкә алынмый. Әмма бу һәм башка шундый периодлар (мәсәлән, хезмәткә яраксыз затны караган, хәрби хезмәткәр хатынының эшкә урнашырга мөмкинлек булмаган җирдә яшәгән еллар) пенсион баллар белән бәяләнә һәм пенсия күләмен билгеләгәндә иминият стажына кертелә. Шуңа күрә, гражданнарның барлык пенсион хокуклары стаж өчен пенсия билгеләгәндә саклана: аларның кайберләре пенсия билгеләүгә хокукны бәяләгәндә, икенчеләре пенсия күләмен билгеләгәндә исәпкә алына.