Якташыбыз, татар шагыйре, республика, Россия һәм халыкара премияләр лауреаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех "Дөнья генераллары Тынычлык өчен" халыкара иҗтимагый ассоциациясенең иң югары бүләге булган Генераллар премиясенә - "Тынычлык күгәрчене" медаленә лаек булды.
Район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 2019 нчы елда 124 хатын-кыз бәби алып кайткан. Ел башыннан алып караганда бала туу сентябрь һәм октябрь айларында чагыштырмача күбрәк күзәтелгән, сентябрьдә 15, октябрьдә 14 сабый якты дөньяга аваз салган.
Мин үзем Такталачыкның халык җыенында “Таң” хуҗалыгы рәисе Рафис Миңнехановның катнашуына ихластан сөенеп утырдым. Җирлек башлыгы да, халык та уңган бит рәистән! Һәрдаим ярдәм кулы сузып торган җитәкченең, кирәк вакытта, авыл халкын “утлы таба”га бастырып ала торган гадәте барын моңа кадәр дә ишетеп белә идем. Бүген дә инандым.
Өске Актанышны аскысы белән тоташтыручы баскычны, халыктан кергән күпсанлы мөрәҗәгатьләрдән соң, ямаштырып куюга ирештек. Ара-тирә алыштырылган сайгаклар тишек киемдәге ямауны хәтерләтсә дә, баскычтан йөрү күпкә җиңеләйде.
14-16 ноябрь көннәрендә технологик техникум студентлары WorldSkills чемпионатының төбәк этабында катнашып җиңү яулап кайтты. Һөнәри ярышлар “Казан ЭКСПО” күргәзмә үзәгендә, төзелеш колледжында, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында үтте.
Актаныш авылында яшәүчеләр караңгы вакытта кайбер урамнарның тиешенчә яктыртылмавыннан зарлана. Баганалар урамның буеннан буена урнаштырылса да, алардагы лампочкалар я янып чыккан, я “матурлык өчен” генә эленеп тора. Ә халык караңгылыкка чумган урамнар буйлап хәрәкәт итәргә мәҗбүр.
“Актаныш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" учреждениесе бу нисбәттән күрше-тирә районнар белән генә түгел, республикалар белән дә тәҗрибә уртаклашу юнәлешендә саллы эш башкара. Шул рәвешле, октябрь-ноябрь айларында актанышлылар хезмәттәшлек җепләрен Башкортстан республикасы белән дә ныгытып килә.
Бүген - 18 ноябрь көнне Актаныш район башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасында аукцион узды. Актаныш авылының Шатлык урамындагы 7 нче җир кишәрлеге сатылды.
18 ноябрь көнне ТР ФМ Казначылык Департаментының Актаныш районы территориаль бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 18 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, бозлавык, юлларда бозлавык.