ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган “Җәлил укулары” Халыкара әдәби нәфис сүз бәйгесеннән Актаныш районы укучылары җиңү белән кайтты.


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Беренче үрнәкне исә “Нигез” хуҗалалыгы рәисе Дамир Җәлилов күрсәтте. Ни өчен нәкъ менә Дамир Әмин улы? Чөнки ул җитәкләгән хуҗалык тәҗрибәсе, чыннан да, игътибарга лаек.

Кирәкле мәгълүмат белән Дәүләт комитеты сайтының «Дәүләт комитеты турында» → «Баланс комиссиясе» бүлегендә танышырга мөмкин.

Хисап бирү сораулары буенча коммуналь өлкә оешмалары мониторингы бүлеге белгечләренә (843) 221-82-70, 221-82-73, 221-82-77 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Тик, ни кызганыч, гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча уч тутырып премия алучы хуҗалыклар өчлеге генә формалашмаган булып чыкты. Беренче урынга дәгъва кылган “Нигез” һәм өченче урынга керергә тиеш дип фаразланган “Чишмә” хуҗалыкларын ит җитештерү планының үтәлеп бетмәве “яндырды”. Ярый әле Нур Баян хуҗалыгы планны үтәп чыгуга ирешкән – икенче урынга лаек булган хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәламов  беренчеләрдән булып яңа форматтагы премияне алу бәхетен татыды. Беренче урын булмагач, билгеле, алгарыш символы итеп кабул ителгән  ат сыны да иясез калды. Иясез атның идарәдә калуын ишеткәч, залда утыручыларның шат елмаюы гына аңлашылып бетмәде – үз булдыксызлыгыбыздан үзебез көлдек, ахры....

 14  февраль  көнне Зөһрә һәм Алмаз Вәҗетдиновлар гаиләсендә өченче сабый булып туган Әминә райондагы 20нчы нарасый булып теркәлде. 

Быел да Актаныш районы Ватанны саклаучылар көнен кышкы спартакиада белән каршы алачак. 22 февраль, шимбә көнне, Актанышта оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре, авыл җирлегендә хезмәт куючылар өчен спорт бәйрәме оештырыла. Чара ТАССР оешуга – 100, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлана.


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Федераль закон проекты белән снюс һәм насвай саткан өчен административ штрафларны сизелерлек арттыру күздә тотыла:

 

— граждан өчен штрафлар - 15 - 20 мең сум;

 

— вазыйфаи затлар өчен - 30 - 50 мең сум;

 

— юридик затлар өчен - 100 - 150 мең сумнар.

 

РФ Хөкүмәте дәүләт сәясәтен эшкәртү һәм җир мөнәсәбәтләрен норматив-хокукый җайга салу буенча функцияләрне Росреестрга тапшырды.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин шундый карар кабул итте.

Зур шәһәрләрдә  сукбай этләрне җыеп, төрле питомникларга урнаштыручы махсус оешмалар бар. Авыл җирендә исә андый мөмкинлек юк. Шуңа күрә дә хуҗасыз, яки хуҗасы булып та, иректә йөргән этләр хакында халык авыл советына хәбәр сала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International