МЧС кисәтә: 19 февральгә һава торышы

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр:                

19 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:

-Татарстан Республикасы территориясендә буран, бозлавык, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр, төнлә кар һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем;

- Казан шәһәрендә төнлә һәм иртән буран, бозлавык.

Юлларда бозлавык һәм кар боткасы.

Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:

Болытлы, көндез аязучан болытлы.

Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, төнлә урыны белән көчле.

Урыны белән бозлавык, буран.

Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, көчәйгәндә 16 метрга кадәр. 

Минималь һава температурасы төнлә 0..2.

Һаваның максималь температурасы көндез 0..+2.

Юлларда бозлавык, кар боткасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International