ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2020 ел
җомга

Республиканың 16 районы аграрчылары көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру буенча эш алып баралар. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Әлки, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Теләче һәм Ютазы районнары игенчеләре эшкә кереште.

Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу оештырды.

Бүген мәктәптә туклану Татарстан Республикасы Президенты  контролендә. Безнең Актаныш районында  мәктәп, бакча ашханәләре эшчәнлегенә аеруча зур игътибар бирелә. Мәгариф идарәсе комиссиясе көтмәгәндә рейдка килеп, барлык җитешсезлекләр ачыклана. Атна саен муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә мәктәп директорлары киңәшмәсендә рейд нәтиҗәләре анализлана, җитешсезлекләр төзәтелгәнме- барысы да энә күзеннән үткәрелә.

Аерым һөнәрләр арасында 2019 елда иң югары нәтиҗәләргә ирешкән 32 хезмәт алдынгысының фотосурәте бүген хакмимият йорты янындагы Мактау тактасында урын алды. “Үз һөнәренең остасы” исеменә лаек булган райондашларыбыз белән сез дә танышыгыз!

Бүген Актаныш районында көрәшчеләрнең “алтын буын”ына алмаш үсеп, ныгып килә. Аның ачык мисалы – Иске Җияштә туып-үскән гаярь көрәшче Фарис Хуҗин.

20 март көнне район башлыгы Энгель Фәттахов нәселенең җеп очы Меңнәр авылына барып тоташкан чемпион белән очрашты.

19 март көнне Актаныш көрәшенең өметле алмашы белән район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән очрашты. Хакимият бинасына келәм батырлары үз остазлары, тренерлар белән чакырулы иде. Түгәрәк өстәл артындагы әңгәмәдә сүз  районда көрәшне үстерү, бу юнәлештәге  эшчәнлек  һәм Актанышны  республикада алга чыгару турында барды.

Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм короновирус  инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча  Бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион  рәвештә мөрәҗәгать  итәргә  киңәш итә

Хөкем карары буенча әлеге хатын-кыз, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 бүлегендә каралганча, җинаять кылуда гаепле дип танылды. Аңа 9 ай дәвамында төзәтү эшләрендә катнашу җәзасы билгеләнде. Хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотылып калачак. Хөкем карары законлы көченә кермәгән әле.

 

18 мартта Дәүләт Думасы хәрбиләр һәйкәлләрен һәм каберлекләрне бозган яки зыян салган өчен җинаять җаваплылыгын билгеләүче закон проектын беренче укылышта кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International