Бүген Актаныш районында көрәшчеләрнең “алтын буын”ына алмаш үсеп, ныгып килә. Аның ачык мисалы – Иске Җияштә туып-үскән гаярь көрәшче Фарис Хуҗин. Көрәш келәменә ныклы адымнар белән килеп кергән райондашыбыз Татарстанда гына түгел, ә Россия күләмендә танылган көрәшчеләрнең берсе. Республика, илкүләм ярышларның күп тапкырлар җиңүчесе, авыл, район Сабантуйлары батыры яшүсмерләр арасында билбау һәм татар көрәше буенча дөнья чемпионы дигән титулга ия. Агымдагы елның 27 февралендә Фариска “Россиянең спорт остасы” дигән дәрәҗәле исем бирелде. Хуҗин быел Биектауда үткән Муса Җәлил исемендәге ачык республика турнирында, зурлар арасында бил алышып, 85 килограммга кадәр үлчәмдә өченче урынга лаек булды.