2019 елда Актаныш районы, үзе сорап алып, легендар Муса Җәлил турнирын үзендә үткәрде. Көрәш дөньясындагы иң дәрәҗәле бәйгене Актанышка алуның төп максаты – районда милли көрәшне яңа көч белән үстереп җибәрү, кайчандыр үзебез булдырган “алтын буын”га яшь алмаш үсүгә этәргеч ясау иде.
Бу уңайдан район башлыгы Энгель Фәттахов “Актаныш игенчесе” дигән мактаулы даныбыз бар. “Актаныш моңы” дигәнен әйтеп тә тормыйм. Минем теләгем – “Актаныш көрәшчесе” дигән исем-бренд та булырга тиеш”, - дигән фикерен дә җиткерде.
Ә районда бүген “алтын буын”га алмаш, чыннан да, үсеп, ныгып килә. Аның ачык мисалы – Иске Җияштә туып-үскән гаярь көрәшче Фарис Хуҗин. Агымдагы елның 27 февралендә Фариска “Россиянең спорт остасы” дигән дәрәҗәле исем бирелде.
Тамырларда җиңүче каны акканын районыбызның яшь көрәшчеләре Мамадышта үткән ТР беренчелегендә дә дәлилләде. Көрәш келәменең тарту көчен кечкенәдән үк тоеп үскән Айнур Фәтхуллин, Илназ Шәмсиев, Искәндәр Басыровлар, үз үлчәмнәрендә бил алышып, абсолют чемпионнар булып танылдылар. Татарстан чемпионы дигән дәрәҗәле исем исә Актанышның асыл улларына, республиканың җыелма командасы составында Россия беренчелеге турнирында үзләрен сынап карау мөмкинлеге бирде. Нәтиҗә тагын да сөенечлерәк: райондашларыбыз үз үлчәмнәрендә келәм батырлары булып, Казан шәһәреннән Актанышка “Россия чемпионы” титулы белән кайттылар.
19 март көнне Актаныш көрәшенең өметле алмашы белән район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән очрашты. Хакимият бинасына келәм батырлары үз остазлары, тренерлар белән чакырулы иде. Түгәрәк өстәл артындагы әңгәмәдә сүз районда көрәшне үстерү, бу юнәлештәге эшчәнлек һәм Актанышны республикада алга чыгару турында барды.
Милли көрәшне үстерү республика күләмендәге әһәмиятле мәсьәлә. Һәр халыкның үзенең милли спорт төре булган кебек, татар улларын көрәш бизи. Бүген Энгель Нәвап улы Актанышта үз көрәшчеләребезне кечкенәдән үк тәрбияләү бурычы куя. Моның өчен районда көчле тренерлар составы да, шөгыльләнү өчен спорт корылмалары да җитәрлек. Тик Актаныш барыбер көрәшчеләргә кытлык кичерә. Сәбәбе: үзебездә канат ярган келәм уллары читкә чыгып китә. Юк, көрәш тәмен тәүге тапкыр Актанышта татыган буын югалмый, чөнки югала торган түгел алар. Ә фәкать бу көрәшчеләр башка район-шәһәрләр өчен чыгыш ясап, үз исемнәрен шунда ныгыта. Яшерен-батырын түгел, бүген Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләренең команда составын безнең районнан чыккан көрәшчеләр тулыландыра.
Киләчәктә үзебезнең егетләрне үзебездә калдыру мәсьәләсен хәл итәсе бар. Район Сабантуенда үзебезнең Актаныш егетләре баш батыр калырлык буын кирәк безгә! Авыр үлчәмдә бил алышырлык көрәшчеләребез дә җитешми әле – булгач, булгач, тулы бер көрәшчеләр чылбыры барлыкка китерәсе килә. Бу нисбәттән район көрәш федерациясе рәисе Айдар Мирхәйдәров көрәш белән беррәттән көрәшчеләргә дә игътибарны арттырырга кирәклеген ассызыклады. Кызыксындыру чаралары булдыру, республика күләмендә җиңү белән кайткан келәм батырларын күбрәк күләмдә акчалата премияләр белән хөрмәтләү, елдан-ел составны тулыландыру – шушы сафка кергән мәсьәләләр.
Бүген инде Актаныш көрәшчеләре үз алларына саллы бурыч куя – икенче елга Муса Җәлил турнирында җиңү яулау! Узган ел Актаныш көрәшчеләре әлеге легендар турнирның җиңү пьедесталына – икенче баскычка басты. Хәзер инде канында җиңү теләге кайнаган Актаныш беренче урынга дәгъва кылачак. Район башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашуда катнашучыларны шушы теләк тагын да ныграк берләштерде.
Очрашу ахырында Россия чемпионнарын Энгель Фәттахов Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләде һәм “алтын” буынга килгән алмашка районның көрәш федерациясе белән берлектә булдырылган конвертлар тапшырылды.