18 мартта Дәүләт Думасы хәрбиләр һәйкәлләрен һәм каберлекләрне бозган яки зыян салган өчен җинаять җаваплылыгын билгеләүче закон проектын беренче укылышта кабул итте.
“ Дәүләт Думасы Россия Президенты тарафыннан кертелгән хәрби һәйкәлләрне һәм каберлекләрне бозган өчен җинаять җаваплылыгы турындагы закон проектын хуплады. Россия Хәрби дан көннәренә багышланган хәрби каберлекләргә, Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүче мемориалларга карата вандализмга катгый чаралар белән чик куелырга тиеш. Без тарихи дөреслекне сакларга һәм хәзерге буыннарның тормышлары өчен бурычлы каһарманнарның батырлыгын олыларга тиеш”, - дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина.
Закон проекты РФ Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларына үзгәрешләр кертә, алар нигезендә РФ территориясендә яки аннан читтә урнашкан хәрби каберлекләрне, һәйкәлләрне, стелаларны, обелискларны, Россиянең Хәрби дан көннәренә багышланган һәйкәлләрне, шулай ук Россия Хәрби башлыкларына багышланган мемориалларны юк иткән яки зыян күргән өчен максималь җәза – биш миллион сумга кадәр штраф яки биш елга кадәр иректән мәхрүм итү билгеләнә.