20 март көнне район башлыгы Энгель Фәттахов нәселенең җеп очы Меңнәр авылына барып тоташкан чемпион белән очрашты. Искәндәр җиденче сыйныфта белем ала, Актанышның беренче санлы мәктәбе укучысы ул. Район башлыгы Россия чемпионы исемен горур йөртәчәк көрәшченең укуы белән кызыксынды, алга таба көрәш спортында уңышлар теләде. Искәндәр Басыровның тренеры - Атказанган спорт остасы Илфир Әнвәров.