Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш районы башкарма комитетының икътисад бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты

2020 елның 20 марты, җомга

Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу оештырды.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне быел  «Рациональ кулланучы» девизы астында. Үсеш һәм координация бүлегенең әйдәп баручы белгечләре район икътисадчылары белән әлеге актуаль тема буенча аралашты. Кешелек дөньясында кискен торган экология һәм әйләнә-тирә мохитнең күпсанлы проблемалары хәлне катлауландыра. Табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, калдыкларны эшкәртү, аларны азайту, кулланучыга товарлардан һәм хезмәтләрдән рациональ файдалану принциплары турында аңлату темасына узган әңгәмә дустанә һәм уңай атмосферада узды.

Очрашуда катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән, 71-43-03 номеры буенча «Кайнар элемтә» эше турындагы мәгълүмат урнаштырылган буклетлар тапшырылды, теләге булган һәркем әлеге телефон номеры буенча кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрендә профессиональ ярдәм алырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, буклетлар тарату шулай ук күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗәле мәгълүмат бирү-аңлату эше булып тора. Белешмәлекләрдәге мәгълүмат тар юнәлешле, бу кулланучыга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә үзен кызыксындырган сорау буенча тиз арада җавап алырга һәм аны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International