90 нчы елларда мәктәптә укыганнарга бу сөйләшүләр яхшы таныш. Ашханәдә ашаган белән генә үсеп килүче организм туя идеме соң инде?! Камыр ризыгы пешкән хуш ис мәктәптәге һәр бүлмәне, коридорларны мизгел эчендә урап чыга. Тәнәфес вакытында коржик, ватрушкалар күз ачып йомганчы сатылып бетә. Дәрестән соң йөгерә-йөгерә өйгә кайтып, сөт өсте ягылган ипи белән чәй эчеп куйгач, күзләр ачыла тагы...
.png)
Бүген мәктәптә туклану Татарстан Республикасы Президенты контролендә. Безнең Актаныш районында мәктәп, бакча ашханәләре эшчәнлегенә аеруча зур игътибар бирелә. Мәгариф идарәсе комиссиясе көтмәгәндә рейдка килеп, барлык җитешсезлекләр ачыклана. Атна саен муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә мәктәп директорлары киңәшмәсендә рейд нәтиҗәләре анализлана, җитешсезлекләр төзәтелгәнме- барысы да энә күзеннән үткәрелә.
.png)
Энгель Нәвап улы тәкъдиме белән, район мәктәпләрендәге туклану системасын камилләштерү максатыннан, махсус сайт барлыкка килде. “Сайт о школьном питании» дип атала ул. Сайтның сылтамасы- http://food.aktanysh.info/ .
.png)
Әлеге сайт кемгәдер хисап бирер өчен ясалмады, мондый эчтәлектәге электрон аралашу Татарстанда әлегә юк, интернет чыганагыннан Россия күләмендә эзләп карагач та табылмады. Сайтның максаты- ата-аналар һәм җәмәгатьчелекне балаларны тукландыру буенча мәгълүматлы итү, белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренең туклану сферасын бәяләү, яхшырту өчен тәкъдимнәр җиткерү.
.png)
Кешенең сәламәтлеге, нигездә, нинди ризык ашавына һәм хәрәкәтләнүенә бәйле. Әгәр балачактан ук дөрес тукланса, үсү өчен кирәкле витаминнар тупланса, өстәл янында үзен тоту кагыйдәләрен үзләштерсә кешенең киләчәгенә ныклы фундамент салына.
.png)
Хөрмәтле ата-аналар! Каникул, карантин вакыты әле, балалар барыбер мәктәптә түгел дип битараф калмагыз, http://food.aktanysh.info/ сылтамасы аша сайтка кереп, үз фикерләрегезне языгыз. Өйдә иртәнге, көндезге, кичке аш әзерләгәндә сайттагы киңәшләргә колак салу да зыян итмәс. Барысы да үзебезнең балалар өчен!
.png)