ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Актаныш районындагы 8 база мәктәбе, 20 төп мәктәп, ике башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 12 башлангыч мәктәптә укучы 3332 бала бүген беренче онлайн дәресләр алды. Дистанцион укытуда проблемалар килеп чыкканда, “кайнар линия” телефоннарына чылтыратыгыз, сезгә район мәгариф идарәсе җитәкчесе, аның урынбасары һәм психолог җавап бирәчәк.

Вирусны кисәтүдә дистанцион сервислардан файдалану мөмкинлеге турында хәбәр

түләү кәгазьләренең икенче ягында урын алачак, аның макеты  эшләнгән дә инде.

 

3 апрельгә  булган мәгълүматларга караганда, 2020 елның март ае өчен түләү документларының 50% тан артыгы бастырып чыгарылган.

 

Үзгәрешләр кертелү сәбәпле,  түләү кәгазьләрен яңадан бастыру таләп ителә.  Шунлыктан, халыкка түләү документларын бирү сроклары чигерелә, квитанцияләр 18 апрельдән соң гына таратылачак.

Узган ел талпаннар 10  апрельдән соң гына  "уянган" булса, быел иртәрәк килгән яз нәтиҗәсендә, Актаныш районында урман бетләренең активлыгы апрель ае башыннан ук күзәтелә. Алай гына да түгел,  ике  райондашыбызны талпан тешләргә дә өлгергән.

Районыбызның 3332 укучысы бүген мәктәпкә бармыйча гына мәктәптә укый башлады. Алдан апробация үткәнгәме, балаларда тынгысызлык сизелми. Укытучылары аңлатканны тиз үзләштерәләр. Яңача форматта уза торган дәресләр хәтта кызыграк та тоела кебек.

30 апрель көнне Санкт-Петербург шәһәреннән якташыбыз, танылган хоккей остасы Лиана Ганиева да үз автомобилендә туган авылы Иске Байсарга кайтып җитте. Санкт-Петербург шәһәрендәге коронавируска бәйле вәзгыятьне Лиана уртача дип бәяли. Урамнарда кешеләр берән-сәрән күренә, күпчелек карантин кагыйдәләрен үти.


5
апрель, 2020 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 6 апрелендә иртән, көндез урыны белән урыны белән көтелә:
- көчәйгәндә секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил; - аерым районнарда кыска вакытлы буран.


3
апрель, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән “ТАССРның 100 еллыгы-үзеңне тикшер!” республика онлайн-тест алу проекты эшли.  Проект нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар истәлекле сертификатлар белән бүләкләнәчәк, ә иң яхшы нәтиҗәләр белән катнашучылар кыйммәтле бүләкләр алачак. Бүгенге көндә белем бирү проектында республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан меңнән артык кеше катнашты.

“ТАССРның 100 еллыгы – үзеңне тикшер!” республика онлайн-тесты " проектының рәсми сайтына сылтама http://100.tassr.tatar/

  

Әлегә дистанцион формада. Актаныш районы мәктәпләрендә белем алучы 3332 укучы, кичә, 2 апрель көнне он-лайн режимда укытучылары белән элемтәгә керде, дәресләр сынау рәвешендә узды. Мондый төр укыту- безнең өчен яңалык. Шуңа күрә аңлашылмаучылыклар килеп чыгу табигый- кайбер авылларда интернет челтәре “зависать» итү, элемтә югалу кебек өзеклекләр күзәтелде. Мәктәп директорлары бу каршылыкларны тиз арада хәл итте.

Кыш көннәрендә “Изгеләр чишмәсе”нең су юлы томалангач, бу чишмәгә йөрүчеләр аптырашта калган иде.  Туфрак, балчык арасыннан саркыган су, кешеләргә үпкәләп, Актанышбаш елгасына үз җаена тамып, елап утырды. Безнең “Актаныш_ZAMAN” инстаграм аккаунтына язылучылар да чишмәнең аяныч хәлен фотога төшереп җибәргән иде.

Ә хәзер ул янә элеккечә челтери, агымы да көчәйгән. “Теплосервис” эшчеләре өч көн эчендә менә шундый күркәм рәвешкә китерде әлеге су чыганагын.

Хөрмәтле Мофаваза Нурлыгаян кызы!

Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм.

Сез зур тормыш мәктәбен үттегез, сугыш чорының авыр сынауларын җиңеп чыктыгыз, илне хәрәбәләрдән аяусыз торгыздыгыз. Сез һәрвакыт Ватан язмышында катнашуыгызны тоясыз, хак юлда булуыгызга ышанасыз.

Ватаныбызга бөек мәхәббәт, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыкны сез безгә һәм киләчәк буыннарга тапшырасыз. Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иминлек телим.

3 апрель, 2020 ел.

В.Путин, Россия Федерациясе Президенты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International