30 апрель көнне Санкт-Петербург шәһәреннән якташыбыз, танылган хоккей остасы Лиана Ганиева да үз автомобилендә туган авылы Иске Байсарга кайтып җитте. Санкт-Петербург шәһәрендәге коронавируска бәйле вәзгыятьне Лиана уртача дип бәяли. Урамнарда кешеләр берән-сәрән күренә, күпчелек карантин кагыйдәләрен үти.

Лиананың туган ягына кайтуы кышкы спорт сезоны ябылу белән бәйле. Хәзер ул июль аена кадәр җәйге отпускада.
Бүгенге ял вакытында Лиана чын авыл тормышы белән яши, әти-әнисенә булыша, кояшлы көндә авылда эшләр җитәрлек. Кечкенә туганнары- абыйсы Артурның балалары өчен Лиана апаларының кайтуы бәйрәмгә тиң. "Апайларым белән аралашу, уйнау минем үземә дә әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек бирә"-, диде Лиана телефон аша сөйләшкәндә.

Лиана Альберт кызы Санкт-Петербург шәһәренең “Горный” спорт клубы хоккейчысы. 2019 нчы елда Красноярскида узган Кышкы Универсиадада Россия җыелма командасы составында уйнап, алтын медальгә лаек булган хоккейчыбыз. Аңа кадәр 2017 елда Казахстанның Алма-Ата, хәзерге Нурсолтан шәһәрендә үткән Универсиадада алтын медальле булган иде инде. Лиана Ганиева бүген Россиянең иң көчле хатын-кыз хоккейчысы санала. Беренче тапкыр туган авылы Иске Байсар бозында тимераякка баскан Лиана тырышлыгы, чырышлыгы һәм, әлбәттә, тумыштан бирелгән сәләте белән хоккей спортында үз исемен, үз урынын булдырды. Кыз мәктәптә укыганда Актанышта моңарчы күрелмәгән "Лачын" боз-спорт сарае ачылды һәм биредә Лиана тренер Юрий Ерошенко остазлыгында профессиональ хоккей белән ныклап шөгыльләнә башлады. Вакытында авыл кызының сәләтен күреп алу, үстерү, аны спорт дөньясына әзерләп канат кую- республикада, районда алып барылган матур башлангычларның күрсәткече ул.

Ял дип, үзенә иркенәергә артык җай бирми Лиана Ганиева. Гадәттәге көн режимын саклый, спорт тренировкаларын дәвам итә.
Фотолар Лиана Ганиеваның инстаграм аккаунтыннан алынды.