ИЗГЕ ЧИШМӘ... ХӘЛЛӘНГӘН

2020 елның 3 апреле, җомга

Кыш көннәрендә “Изгеләр чишмәсе”нең су юлы томалангач, бу чишмәгә йөрүчеләр аптырашта калган иде.  Туфрак, балчык арасыннан саркыган су, кешеләргә үпкәләп, Актанышбаш елгасына үз җаена тамып, елап утырды. Безнең “Актаныш_ZAMAN” инстаграм аккаунтына язылучылар да чишмәнең аяныч хәлен фотога төшереп җибәргән иде.

Ә хәзер ул янә элеккечә челтери, агымы да көчәйгән. “Теплосервис” эшчеләре өч көн эчендә менә шундый күркәм рәвешкә китерде әлеге су чыганагын.

Актаныш авыл җирлеге башлыгы Илһам Шәмсунов “Изгеләр чишмәсе”нең аяныч хәлгә килүе халыкны бик борчыды, ди. Халык җыенында авылдашыбыз Инсаф абый Фәхриев бу проблеманы күтәреп чыкты. -  Чишмәләр – Актанышның йөзе. Район башлыгы Энгель Фәттахов белән без су чыганаклары-чишмәләрне карап, хәзерге торышлары белән танышып чыктык. Киңәшләшкәч, төзекләндерү, халыкка бирегә суга килү, су алу, ял итү өчен уңайлыклар тудыру буенча планнар барлыкка килде.

“Изгеләр чишмәсе”н Дилфат Нәгыймовның “Теплосервис” оешмасы төзекләндерүгә алынды. Су юлы, су тула торган емкостька лай-ләм тулган иде. Ул яхшылап чистартылды. Яңа торбалар куелды. Әле бу чишмәнең тирә-ягын тагын да матурлауны күздә тотабыз,- диде Илһам Сәлимҗан улы.

Яр астына төшә торган машина юлы тап-такыр. Чишмәнең төзекләнүенә халык нык рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International