“Таттелеком” элемтә операторларына хәбәр ителде. 6 нчы апрельдә интернет белән өзеклекләр булмаячак.
ӨЙДӘ КОМПЬЮТЕР БЕРӘҮ ГЕНӘ БУЛСА…
Гаиләдә ике яки өч бала, ә компьютер берәү генә икән нишләргә? Дистанцион укыту өчен өйдә компьютер, һич булмаса, телефон кирәк. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Венера Хәева, мондый вакытта һәр балага шәхси якын килеп эшлибез, диде. Гаиләдәге укучылар дәресләрне чиратлап укыячак. Укытучылар өчен бу үзенчәлекләрне искә алып расписание төзелгән.
ОГЭ, ЕГЭ БЕЛӘН НИШЛӘРГӘ?
IX сыйныф укучылары төп дәүләт, XI сыйныфлар бердәм дәүләт имтиханына әзерлекне дистанцион дәвам итә.