Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан барлыгы кырык биш район тикшерелгән.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова Татарстанның кырык биш районы арасында икетеллелек кулланылышын үтәгән иң яхшыларын билгеләп үтте. Бу хакта ул «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең туры эфирында сөйләде.
«Барлыгы 45 районны тикшердек. Соңгы биш елда позитив якка үзгәреш бар. Татар теленә караш уңай. Ул күзгә күренеп үзгәрде. Казан арты, Азнакай, Мөслим районнарында икетеллелек бик яхшы алып барыла, ә Спас яклары аска төшкән. Хөрмәтне һәм рәхмәтне Казан артына белдереп калыйк», — диде ул.
Статистика «Мин татарча сөйләшәм» хәрәкәтенең рәсми төркемендә урнаштырылган. Анда икетеллелек кулланылышы буенча иң яхшы районнар дип Актаныш, Арча, Кукмара һ.б. районнар аталган, ә иң түбән күрсәткечтә Әлки, Әлмәт, Апас, Балык Бистәсе һ.б. районнары.
Коронавирус афәте белән бәйле рәвештә 3 яшькә кадәрге балаларга апрель, май, июнь айларына 5әр мең сум акча бирелә. Бу хакта Россия Президентының 7 апрельдә карары чыкты. Район пенсия фондына акча алу өчен гариза язучылар шактый. Әмма онлайн документлар тутыруда хаталар китү сәбәпле, яшь гаиләләр акчаны кулларына ала алмый. Фонд җитәкчесе Булат Басыйров видеоаралашудан файдаланып, онлайн банк аша акча алу тәртибен аңлатты.
.png)
Актаныш шахмат мәктәбе укучылары үзизоляция шартларында тренерлар Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов җитәкчелегендә онлайн-дәресләрдә күнекмәләр уза һәм онлайн-турнирларда Рәсәйнең төрле төбәкләрендәге шахматчылар белән ярыша, халыкара онлайн турнирларда да үзләрен сынап карый. 24 апрельдә Украинаның "Днепро" командасы белән иптәшләрчә очрашкан Актаныш командасы уенчылары кичә – 26 апрельдә "Минзәлә-Шахмат территориясе" шахмат клубында укучылар белән Минзәлә-Рапид турнирында уйнады, барлыгы 38 шахматчы көч сынашты. Актаныш шахматчылары җиңү яулады. Беренче урында - Таһир Хөрматуллин (2003 елгы), икенче урында Данияр Латыйпов (2008 елгы), өченче урында Фирүзә Нәбиева (2007 елгы).
Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Актаныш районы медицина хезмәткәрләренә 10 саклагыч костюм тапшырды. Костюмнарны Әлфия Гомәр кызыннан Актаныш районы үзәк хастаханәсе башлыгы Айдар Хәев кабул итеп алды. Чара Минзәлә шәһәрендә оештырылды.
.jpg)
Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулуны Актанышта Тукай һәйкәленә чәчәкләр куюдан башлап җибәрделәр. Тукай шигырьләренә багышлап үтүче республика флешмобына Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов кушылып, Тукайның "Пар ат" шигырен сөйләде, район халкын Туган тел көне белән котлады. Тукай бәйрәме онлайн-форматта флешмоб рәвешендә көн буена дәвам итте.
.jpg)
Дүрт елдан артык “ФОРПОСТ” яшьләр хәрәкәтен җитәкләгән Назил Латыйпов 24 апрельдән Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде.
.jpg)
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча:
Татарстан Республикасы территориясендә «бик көчле җил» куркыныч метеорологик күренеш турында штаб кисәтүе 2020 елның 14.30 - 21.00 25 апрелендә
Якындагы сәгатьтә, көн дәвамында һәм кич белән 2020 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 25-27 м/с кадәр көчле көньяк-көнбатыш җиле көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны карамыйча калдыру мөһим.
2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка материалларның төшүе мөмкин. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга карый.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Эре агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала торган автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Куркынычны өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җилдә өзелгән искиткеч декор тошэргэ мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм көймәдән тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яисә эш бинасында мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "101,112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча:
Консультация - метеорология күренешенең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән 25 апрельдән 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 26 апреле
2020 елның 26 апрелендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил, көньяк җиле 16-21 м/с ка кадәр (Казанда иртән һәм көндез 15-20 м/с ка кадәр) көтелә.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны карамыйча калдыру мөһим.
2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка материалларның төшүе мөмкин. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга карый.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Эре агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала торган автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Куркынычны өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җилдә өзелгән искиткеч декор тошэргэ мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм көймәдән тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яисә эш бинасында мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "101,112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Бүгенге көндә авылларда урнашкан кибетләр район санэпидемстанция хезмәткәрләнең күз уңына алынган. Кибет - авыл җирендә кешеләр күпләп йөри торган төп урын булып тора, димәк, биредә саклык чаралары аеруча төгәл үтәлергә тиеш.