Татарстанда икетеллелек кулланылышы буенча иң яхшы районнар дип Актаныш, Арча, Кукмара районнары аталды

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан барлыгы кырык биш район тикшерелгән.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова Татарстанның кырык биш районы арасында икетеллелек кулланылышын үтәгән иң яхшыларын билгеләп үтте. Бу хакта ул «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең туры эфирында сөйләде.

«Барлыгы 45 районны тикшердек. Соңгы биш елда позитив якка үзгәреш бар. Татар теленә караш уңай. Ул күзгә күренеп үзгәрде. Казан арты, Азнакай, Мөслим районнарында икетеллелек бик яхшы алып барыла, ә Спас яклары аска төшкән. Хөрмәтне һәм рәхмәтне Казан артына белдереп калыйк», — диде ул.

Статистика «Мин татарча сөйләшәм» хәрәкәтенең рәсми төркемендә урнаштырылган. Анда икетеллелек кулланылышы буенча иң яхшы районнар дип Актаныш, Арча, Кукмара һ.б. районнар аталган, ә иң түбән күрсәткечтә Әлки, Әлмәт, Апас, Балык Бистәсе һ.б. районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International