Актаныш шахмат мәктәбе укучылары үзизоляция шартларында тренерлар Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов җитәкчелегендә онлайн-дәресләрдә күнекмәләр уза һәм онлайн-турнирларда Рәсәйнең төрле төбәкләрендәге шахматчылар белән ярыша, халыкара онлайн турнирларда да үзләрен сынап карый. 24 апрельдә Украинаның "Днепро" командасы белән иптәшләрчә очрашкан Актаныш командасы уенчылары кичә – 26 апрельдә "Минзәлә-Шахмат территориясе" шахмат клубында укучылар белән Минзәлә-Рапид турнирында уйнады, барлыгы 38 шахматчы көч сынашты. Актаныш шахматчылары җиңү яулады. Беренче урында - Таһир Хөрматуллин (2003 елгы), икенче урында Данияр Латыйпов (2008 елгы), өченче урында Фирүзә Нәбиева (2007 елгы).