ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ - ЯҢА ҖИТӘКЧЕ: “ФОРПОСТ” яшьләр хәрәкәтен җитәкләгән Назил Латыйпов яңа вазыйфага билгеләнде

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Дүрт елдан артык  “ФОРПОСТ” яшьләр хәрәкәтен җитәкләгән Назил Латыйпов 24 апрельдән Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта рәсми төстә атналык киңәшмәдә билгеле булды.  Яңа урынбасар белән киңәшмәдә катнашучыларны  район башлыгы Энгель Фәттахов таныштырды. Энгель Нәвап улы Назил Назиф улына яңа вазыйфада  уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International