Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов район халкын Туган тел көне белән котлады, республика флешмобына кушылып, Тукайның "Пар ат" шигырен сөйләде

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулуны Актанышта Тукай һәйкәленә чәчәкләр куюдан башлап җибәрделәр. Тукай шигырьләренә багышлап үтүче республика флешмобына Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов кушылып, Тукайның "Пар ат" шигырен сөйләде, район халкын Туган тел көне белән котлады. Тукай бәйрәме онлайн-форматта флешмоб рәвешендә көн буена дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International