Коронавирус афәте белән бәйле рәвештә 3 яшькә кадәрге балаларга апрель, май, июнь айларына 5әр мең сум акча бирелә. Бу хакта Россия Президентының 7 апрельдә карары чыкты. Район пенсия фондына акча алу өчен гариза язучылар шактый. Әмма онлайн документлар тутыруда хаталар китү сәбәпле, яшь гаиләләр акчаны кулларына ала алмый. Фонд җитәкчесе Булат Басыйров видеоаралашудан файдаланып, онлайн банк аша акча алу тәртибен аңлатты.
.png)
Гариза бирүче түбәндәгеләрне искә алырга тиеш: исәп-хисап счеты 408 яки 423 саннарына башлана. “Ак барс” банкының онлайн кабинетында “Мир” яки башка картаның “Реквизитлар һәм QR- код” тамгасыннан “Реквизитлар” өлешенә керәбез.
.png)
Банк исеме, БИК, ИНН, КПП, корр. счет, банкның исәп-хисап счеты, иң соңыннан гына акча алучының исәп-хисап счеты языла. Шулай ук “Саклык банкы”ның онлайн кабинетында да документларны игътибар белән теркәргә кирәк.