Актаныш районы территориясендә коронавирус авыруы таралу куркынычы белән бәйле чикләүләр дәвам итә. Әлегә вәзгыять аларны йомшарту яки бөтенләй туктату мөмкинлеге бирми. Әмма Актаныш районында үзизоляция режимын бозу, Президент указына буйсынмыйча сату итү, саклык чараларының төгәл үтәлмәү очраклары әледән-әле теркәлеп тора.
Азык-төлек сатучы кибетләр өчен дә махсус кагыйдәләр бар. Кибеткә маскалардан гына керү, кибет эчендә социаль аралыкны (дистанция) саклау кебек кагыйдәләр сатып алучыларга кагылса, халыкка хезмәт күрсәтүче затлар өчен кагыйдәләр тагын да күбрәк.
Бүгенге көндә авылларда урнашкан кибетләр район санэпидемстанция хезмәткәрләнең күз уңына алынган. Кибет - авыл җирендә кешеләр күпләп йөри торган төп урын булып тора, димәк, биредә саклык чаралары аеруча төгәл үтәлергә тиеш.
Беренчедән, коронавирус авыруы таралу куркынычы булган чорда кибетләрдә яше 65тән узган сатучылар халыкка хезмәт күрсәтергә тиеш түгел. Кибетчеләр эшкә килгәч, тән температураларын үлчәп, күрсәткечләрен махсус дәфтәргә язып куярга бурычлы. Аларның кулларында перчаткалар, битләрендә маскалар булу да мәҗбүри шартларның берсе. Саклагыч маскалар көн дәвамында 3-4 тапкыр алыштырылырга тиеш. Авыл җире дип кенә, маскасыз, перчаткасыз сәүдә итүче райондашларыбыз хакында әледән-әле шикаятьләр килеп тора. Сатучыларның санитар киемнән булмавы да кагыйдә бозуга санала. Азык-төлек продукциясенең урыны да идән түгел.
Кагыйдәләр кечкенә кибетләргә дә, зуррак мәйданлыларга да кагыла. Авыл җирендә күп нәрсә сатучының үзеннән тора: кибеткә берьюлы ике-өч кешедән артык кеше кертмәгез, сатып алучыларның маскалы-перчаткалы булуларын таләп итеп куегыз, чиратка басучылар урам якта көтеп торырлык итеп кисәтегез.
Авыл кибетләрендә иң еш үтәлми калган кагыйдә – ике сәгать саен ишек тоткаларын, баскыч култыксаларын махсус дизенфекция чарасы белән сөртмәү. Бу эш ике сәгать саен башкарылырга тиеш. Җыештыручылар исә кибеттә дүрт сәгать саен дымлы уборка ясарга бурычлы. Дизенфекция чаралары юк дип зарлану гына беркемне дә җаваплылыктан азат итми. Һич югы, халык тотына торган урыннарны кер сабыны һәм сода катнаштырылган су белән булса да эшкәртеп чыгарга кирәк.
Моңа кадәр Актаныш районының сату объектларында ачыкланган кимчелекләргә кисәтү генә ясалып килде, санэпидемстанция хезмәткәрләре административ чаралар кулланмады диярлек. Әмма кисәтүләрне кабул итеп, аларны булдырмый калуга өйрәнү өчен вакыт җитәрлек бирелде. Хәзер инде рейд вакытында кагыйдә бозулар ачыкланса, алар җаваплылыкка тартылачак.
Бу урында авыл халкына да мөрәҗәгать итү урынлы: шимбә-якшәмбе ялларына шәһәрдә яшәүче балалар, онык-оныкчыклар кайтмый калмый. Саклык чаралары хакында онытмасагыз иде, аларны авыл кибетләренә йөрүдән чикләгез, санитар кагыйдәләрне төгәл үтәгез. Үзизоляция режимын төгәл үтәү генә коронавирус афәтеннән сакланып калырга ярдәм итәчәк. Сәламәт булыйк!