ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Закон проекты нигезендә, суд приставлары бурычлы оешмаларның һәм физик затларның милкен 1 октябрьгә кадәр кулга ала һәм тартып ала алмый. Кредитлар буенча кичектереп тору яшь буенча яки инвалидлык буенча пенсионерлар өчен каралган. Иң зыян күргән тармаклардан кече һәм урта бизнес әҗәтләрне түләү буенча кичектерүне судка мөрәҗәгать итмичә генә сорый ала.

Алдагы кышлату чорында малларны җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт фронтын киң җәелдереп эшлиләр. Кайсы печән басуына гына чыгып карама - һәркайда эш кайный. Бүгенге көндә районыбызның һәр хуҗалыгында сенаж салу эше тизләтелгән темпларда бара.

Программа 2026 елга кадәр озынайтылды. Законга үзгәрешләр кергәннән соң, ана капиталы гаиләдә беренче бала тугач ук бирелә башлады. Беренче баласы туган яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләргә 466617 сум күләмендә акча билгеләнә.

Бүген көзге-кышкы айларда терлекләрне сыйфатлы ашату өчен азык әзерләүнең иң кызган чоры. “Терлек азыгы әзерләү өчен иң кулай вакыт хәзер, бер атнадан инде соң булырга мөмкин. Бөтен көч бүген күпьеллык үләннәрне чабып алуга, сенаж салуга һәм печән әзерләүгә юнәлтелгән”, - ди Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Рәфит Яһүдә улы.

15 июнь, 2017 ел... Моннан өч ел элек татарның легендар җырчысы  белән саубуллашкан идек. Актаныш кызы безнең күңелләрдә яшәвен дәвам итә. Актаныш гимназиясендә - интерактив музее , аның исемен йөрткән район мәдәният йорты эшли бүген Актанышта.

5-19 июнь көннәрендә балалар ялын оештыру хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре хакында сораулар буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим,  Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан “Кайнар элемтә” оештырыла. Барлык кызыксындырган сораулар буенча (88552) 32-06-07, (88552) 46-41-52, (885552) 3-09-62, 3-00-26 номерларына шалтыратырга мөмкин.


14
июнь, 2020 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»


13
июнь, 2020 ел
шимбә

Салават Фәтхетдинов - “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен”, Айдар Фәйзрахманов Дуслык орденнары белән бүләкләнде.

Быел гыйнвар аенда Салават Фәтхетдинов 60 яшьлек юбилеен билгеләп узган иде. Айдар Фәйзрахманов та быел 65 яшьлек юбилеен уздырды, бәйрәм хөрмәтенә филармониядә артистның иҗатташлары катнашында зур концерт үтте. Татарны бар дөньяга җыр-моң аша танытучы, яшь талантларны үстерүдә үзләренең иҗат төркемнәрендә лаеклы эшчәнлек алып баручы, Актаныш белән тыгыз элемтәдә эшләүче юбилярларны без дә ихластан котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади элемтәләребез нык булсын!


12
июнь, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле актанышлылар! Сезне төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне белән котлыйм! Россия көне бай тарихлы, зур потенциаллы һәм матур киләчәкле Ватанын чын күңелдән яратучыларны берләштерә. Илебез мирасын саклап, Россияне көчле, бердәм һәм чәчәк атучы дәүләт итү бары тик безнең көчебезгә бәйле. Илебез мәдәнияте һәм фәненең бөек казанышлары, иң авыр вакытларда да халыклар бердәмлегенең нык булуы белән без горурланабыз. Быел без бәйрәмне катлаулы шартларда билгеләп үтәбез. Һичшиксез, вакытлыча кыенлыклар артта калыр, без бу сынауны да бергәләп җиңәрбез.

Татарстан Республикасы, Актаныш районы да бөтен ил белән бер сулышта яши. Кадерле актанышлылар! Бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә уңышлар һәм район, республика, илебез хакына яңа казанышларга ирешүегезне телим! Бәйрәм көнендә һәркем күңелен ил өчен, туган җир өчен горурлык хисләре биләсен, әлеге күңел күтәренкелеге алдагы яшәешкә көч бирсен һәм ышанычыбызны ныгытсын! Бәйрәм белән!


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Киров авылында яшәүче Сабитовлар гаиләсендә тәрбияләнүче 10 балага бүген Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов велосипедлар бүләк итте. Әлеге сөенечле мизгелләрне Сабитовлар һәм гаиләгә тәрбиягә алынган ун бала - Руслан, Алинә, Лиана, Лилия, Риана, Альфред, Арыслан, Индира, Максим, Артем белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева  уртаклашты.

Киров авылында яшәүче Мәрьям һәм Алмаз Сабитовлар гаиләсендә сөенечле мизгелләрдән безнең фоторепортаж. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның  бүләге – өр-яңа 10 велосипедны тапшыру мизгелләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International