ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар алдыннан, хәзерге Президент Рөстәм Миңнеханов ышанычлысы буларак Актанышка эшлекле сәфәргә килде. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов белән Марат Готыф улы Әнәк авылы Җәмәгать үзәгендә авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.

Бүген Марат Әхмәтов   Актанышта мәктәп директорлары һәм бакча мөдирләре белән очрашты.

 Татарстанда Президенты  сайлауларына  агитация кампаниясе кысаларында безнең районга эшлекле сәфәр кылган  ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Марат Әхмәтов Актаныш икмәк кабул итү предприятиесендә булып, биредәге хезмәт коллективы белән дә очрашты.

Марат Әхмәтов Актаныш басуларының куәтен, муллыгын Әнәктән район үзәгенә хәрәкәтләнгәндә дә күрде. Җитәкчелек “Актаныш” агрофирмасының кукуруза кырларында җәмгыять рәисе Рамил Вәлиев белән быелгы елда әлеге культураның уңыш мөмкинлекләре хакында фикер алышты.

 

Татарстанда Президент сайлауларына  актив агитация кампаниясе  башланды.

Татарстанда Президент сайлауларына  актив агитация кампаниясе августның беренче декадасында старт алды. Агитация акцияләре Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә һәм шәһәр округларында узачак.  Шундый чараларның берсе бүген Актаныш муниципаль районында гамәлләштерелде. Кампания кысаларында  районга эшлекле сәфәр белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килде.

2020 елның 11 августына начар метеорологик күренешләр фаразланмый.

Һава торышы

Алмашынучан болытлы һава.

Күпчелек явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +7..+11˚. Көндез максималь һава температурасы +18..+22˚.


9
август, 2020 ел
якшәмбе

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

18 сәгатьтән, 9 августтан 21 сәгатькә кадәр. 2020 елның 10 августы.

2020 елның 10 августында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле төньяк-көнбатыштан көчле җил 15-18 м/с кадәр көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


8
август, 2020 ел
шимбә

8 августта Актанышта Физкультурачылар көнен бәйрәм итү Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда велойөреш белән башланып китте. Велосипедчылар йөрешен сәламәт яшәү рәвеше алып баруда үзе үк үрнәк күрсәтүче Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкләде.

Велосипедчыларыбыз үзәк стадионнан кузгалып, Мәдәният, Ленин, Җиңү парклары аша узып, 57 бистәгә чыгучы олы юлга чыктылар. Яңа спорт мәйданчыгы ачылачак “Лачын” боз спорт сараенда велосипедчыларны боз сарае директоры Рамил Галиев та велосипедта каршы алды.

Энгель Нәвап улы тантанага килүче яшьләрне, спорт ветераннарын сәламләп,

физик культура, спорт өлкәсе хезмәткәрләрен, спортчыларны һәм тренерларны физкультурачылар көне, шулай ук яңа спорт объекты ачылу белән котлады.

АКТАНЫШ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВ ТӨЗҮЧЕЛӘРНЕ ҺӨНӘРИ БӘЙРӘМНӘРЕ БЕЛӘН КОТЛЫЙ


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International