Бүген Марат Әхмәтов Актанышта мәктәп директорлары һәм бакча мөдирләре белән очрашты. “Татарстанның исеме дә, абруе да зур. Әмма тел һәм милләт мәсьәләләрендә хәл итәсе проблемалар бар әле. Татар телен, татар милләтен саклап калуда Татарстанга Актаныш үрнәге, Актаныш тәҗрибәсе кирәк!”, - дип, ул залда утыручы мәгариф хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте.