8 августта Актанышта Физкультурачылар көнен бәйрәм итү Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда велойөреш белән башланып китте. Велосипедчылар йөрешен сәламәт яшәү рәвеше алып баруда үзе үк үрнәк күрсәтүче Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкләде.
Велосипедчыларыбыз үзәк стадионнан кузгалып, Мәдәният, Ленин, Җиңү парклары аша узып, 57 бистәгә чыгучы олы юлга чыктылар. Яңа спорт мәйданчыгы ачылачак “Лачын” боз спорт сараенда велосипедчыларны боз сарае директоры Рамил Галиев та велосипедта каршы алды.
Энгель Нәвап улы тантанага килүче яшьләрне, спорт ветераннарын сәламләп,
физик культура, спорт өлкәсе хезмәткәрләрен, спортчыларны һәм тренерларны физкультурачылар көне, шулай ук яңа спорт объекты ачылу белән котлады.
Яңа спорт объекты-баскетбол мәйданчыгы “Лачын” боз спорт сараенда хоккей белән шөгыльләнүче укучылар өчен күнекмәләр узарга көтеп алнгын бүләк – дәүләт ярдәме булды.
Спорт объекты Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Әлеге масштаблы проект Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан гамәлгә ашырыла.
Волейбол мәйданчыгы – әлеге программа нигезендә төзелгән 14 нче спорт мәйданчыгы. Технология техникумы, сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия, “Бүләк” лагере территориясендә, Чишмә җирлегендә төзелгән спорт мәйданчыклары белән бергә аларның саны 18 гә җитә.
Физкультурачылар көне сөенечле мизгелләр белән үрелеп барды. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов мәйданчык ачылу тантанасында спорт ветераннары Мөдәрис Ханов, Фәнис Маликов, Ленар Ибнеев, Фирдәвис Әхмәтов, Мәксүт Әхтәмов, Булат Сафинга ГТОның алтын билгесен тапшырды.
Мәйданчыкны ачып, кызыл тасмалар киселгәннән соң, спорт ветераннары “Лачын” спорт мәктәбенең 2005 елгы хоккей командасы белән дусларча баскетбол уенында очрашты.