Марат Әхмәтов Актаныш икмәк кабул итү предприятиесенең хезмәт коллективы белән очрашты

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

 Татарстанда Президенты  сайлауларына  агитация кампаниясе кысаларында безнең районга эшлекле сәфәр кылган  ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Марат Әхмәтов Актаныш икмәк кабул итү предприятиесендә булып, биредәге хезмәт коллективы белән дә очрашты.

Урып-җыю чорында Актаныш элеваторында да кызу эш кайный. Тәүлек әйләнәсе диярлек бирегә басулардан яңа суктырылган ашлык агыла. Предприятие икмәк кабул итәргә ныклап әзерләнгән: үлчәү һәм ашлык киптерү урыннары тәртипкә салынган, лабораторияләр тиешенчә җиһазландырылган.

Бүгенге көнгә элеватор 20 000 тонна икмәк каубл итәргә өлгергән булса, аның 7 000 тоннасы – Актаныш басуларыныкы. 

Элеваторның бер гаилә булып хезмәт куючы коллективы ашлыкны тоткарлыксыз кабул итү, аны тиешенчә киптерү, эшкәртү, саклауга урнаштыру өчен зур тырышлык куя.

- Ашлык - муллык, туклык дигән сүз. Кырдан кайтучы гәрәбәдәй бөртек - игенчеләребезнең тир түгеп куйган хезмәте нәтиҗәсе. Предприятие хезмәтчәннәре дә кабул ителгән икмәкнең бөртеге дә әрәм булмасын өчен тырышалар, - дип, Марат Әхмәтовны биредә “кайнаган” тормыш белән таныштырды предприятие җитәкчесе Хәйдәр Нурымов.

 

Хезмәт коллективы белән очрашу барышында исә Марат Готыф улы 13 сентябрьдә үтәчәк сайлауларның мөһимлеген ассызыклап, залда утыручыларга хәзерге Президент Рөстәм Миннехановның стратегиясе үзенчәлекләрен бәян итте. Актанышлылардан сайлауларда активлык күрсәтүне сорады  ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International