ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2020 ел
сишәмбе

Бүгенге сишәмбе брифингы "COVID-19 шартларында халык сәламәтлеген кайгырту, дәвалау учрежденияләрендә планлы эш режимын кайтару" дигән теманы ачыклауга багышланды.

Брифингны район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Тимерова алып барды.

Карбыз яратудан туктамадыгызмы әле? Карбыз куллану аркасында килеп чыккан күңелсезлекләргә юл куймас өчен, белгечләр киңәшенә колак салыгыз.

«Алтын каләм — Золотое перо» XXV республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале 2020 елның 11-15 августында  «Идел» яшьләр үзәге базасында узачак.

Фестиваль кысаларында катнашучылар медиасфераның профессионаллары белән эшләү, үз газетасын яки телепрограммасын булдыру, уйланылган концепция белән шәхси блогны эшләтеп җибәрү, шулай ук төп бүләк — КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә белем алу өчен көрәшәчәк.

Быел фестиваль программасы кайбер үзгәрешләр кичерде — ике яңа юнәлеш өстәлде. Бу SMM һәм "Видеоблогинг" - социаль челтәрләрдә аккаунтларны алга этәрү белән шөгыльләнүчеләр өчен.

 

2019 елның март аеннан Актаныш районы халкы Әлмәткә йөрүче автобус маршруты сораган иде. Ниһаять, бу атнаның җомга көненнән Актаныш – Мөслим – Әлмәт маршруты халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак.

12 август көнне Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17 нче йорт адресы буенча урнашкан муниципаль район Советының утырышлар залында, ТАССРның 100 еллыгына багышланган район Советының өченче чакырылыш 47 нче утырышы үткәрелә. Башлана 10:00 сәгатьтә, дип белдерә район Советының оештыру бүлеге.

Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенә җитәкчелеккә Әхсән Әзһәр улы Нургалиев билгеләнде.

Әхсән Нургалиев Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә физика һәм математика фәннәре укытучысы булып эшләде. Гомуми педагогик эш стажы 16 ел. 

Җимтәкчелек вазыйфасында Әхсән Әзһәр улына уңышлар телибез!

Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенә директор итеп Айгиз Хәлил улы Мәгъдәнов билгеләнде.

Моңа кадәр Айгиз Мәгъдәнов Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенә җитәкчелек иткән иде. Гомуми эш стажы 13 ел, шуның 5 елын педагог булып эшләгән. Югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Җитәкчегә яңа вазыйфада уңышлар телибез!


10
август, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов мәктәп директорлары белән очрашуда, "Актанышка ышанычым зур!",- дип белдерде.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов районның икмәк кабул итү предприятиесенең хезмәт коллективы белән очрашты. 13 нче сентябрь көнне узачак Президент сайлауларында "Киләчәкне уйлап сайлагыз!",- диде бүгенге Президентның ышанычлысы Марат Готыф улы.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов иң зур уңыш, иң күп хезмәт хакы белән алда баручы “Әнәк” агрофирмасы игенчеләре белән очрашты. Шулай ук "Актаныш" агрофирмасының кукуруза игү тәҗрибәсен карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International