Бүгенге сишәмбе брифингы "COVID-19 шартларында халык сәламәтлеген кайгырту, дәвалау учрежденияләрендә планлы эш режимын кайтару" дигән теманы ачыклауга багышланды.
.png)
Брифингта Актаныш район үзәк хастаханәсе җитәкчесе Айдар Рәфгать улы Хәев, Актаныш районының "Игелек үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Дәния Рәсим кызы Касыймова, Актаныш районында Иминият фонды бүлекчәсенең баш белгече Гөлнара Мөхәммәтнур кызы Хөсәенова, журналистлар катнашты. Үзәк хастаханә баш табибы Айдар Хәев COVID-19 шартларында халык сәламәтлеген кайгырту, дәвалау учрежденияләрендә планлы эш режимын кайтару турында сөйләде.
COVID-19 шартларында 65 яшьтән өлкәнрәкләргә илкүләм “Демография” проекты буенча ярдәм күрсәтүне оештыру турында сишәмбе брифингында Актаныш районының "Игелек үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Дәния Рәсим кызы Касыймова аңлатты.
COVID-19 шартларында халык сәламәтлеген кайгыртуда иминият фонды тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнәр- бу хакта Актаныш районында Иминият фонды бүлекчәсенең баш белгече Гөлнара Мөхәммәтнур кызы Хөсәенова таныштырды.