«Алтын каләм — Золотое перо» XXV республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале 2020 елның 11-15 августында «Идел» яшьләр үзәге базасында узачак.
Фестиваль кысаларында катнашучылар медиасфераның профессионаллары белән эшләү, үз газетасын яки телепрограммасын булдыру, уйланылган концепция белән шәхси блогны эшләтеп җибәрү, шулай ук төп бүләк — КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә белем алу өчен көрәшәчәк.
Быел фестиваль программасы кайбер үзгәрешләр кичерде — ике яңа юнәлеш өстәлде. Бу SMM һәм "Видеоблогинг" - социаль челтәрләрдә аккаунтларны алга этәрү белән шөгыльләнүчеләр өчен.