Актаныш – Әлмәт автобус маршруты хезмәт күрсәтә башлый

2020 елның 11 августы, сишәмбе

 Моңа кадәр Актаныштан ике шәһәрара маршрут хәрәкәт итсә, тиздән аларга өченчесе өстәләчәк. Шәһәрләргә юлланучы автобус рейсларына районда ихтыяҗ бар, аеруча студентлар өчен кулай алар.

2019 елның март аеннан Актаныш районы халкы Әлмәткә йөрүче автобус маршруты сораган иде. Ниһаять, бу атнаның җомга көненнән Актаныш – Мөслим – Әлмәт маршруты халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак.

Халык тәкъдимнәрен исәпкә алып, яңа маршрут атнага өч тапкыр – җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә хәрәкәт итәр дип көтелә. Актаныштан иртән кузгалу вакыты – 06:00 сәгатькә, Әлмәттән кире кайту вакыты 15 сәгать 30 минутка билгеләнгән. Билет бәяләренә килгәндә, Актаныш – Мөслим – 220 сум, Мөслим – Әлмәт – 200 сум. Димәк, Актаныштан Әлмәткә бару бәясе 420 сумны тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International