“Әнәк” агрофирмасы – Актаныш районында икмәк үстерү белән дан тоткан, бу юнәлештә үрнәк һәм әйдәп баручы җәмгыять. Сөт җитештерү буенча да ул, “Актаныш”агрофирмасы белән, лидерлар позициясендә бара. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та билгеләп үткәнчә, яңа технологияләрне беренчеләрдән булып кулланылышка кертүе белән дә игътибарга лаек ул.
Агрофирманың хезмәт коллективы белән очрашу барышында Актаныш районы башлыгы да моны ассызыклады. Әнәклеләргә 2020 елның мул икмәген югалтуларсыз җыеп алуны теләде Энгель Нәвап улы.
Гомумән, Актаныш игенчесеннән быел да югары уңыш көтә Республика. Һава шартлары сынатмаса, район тулаем җыемны 200 мең тонна җыйнап алырга ниятли.
Марат Әхмәтов Актаныш басуларының куәтен, муллыгын Әнәктән район үзәгенә хәрәкәтләнгәндә дә күрде. Җитәкчелек “Актаныш” агрофирмасының кукуруза кырларында җәмгыять рәисе Рамил Вәлиев белән быелгы елда әлеге культураның уңыш мөмкинлекләре хакында фикер алышты.