Марат Әхмәтов: “Төп максат – халыкка игелекле булырга!”

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Республиканың гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов - 13 сентябрьдә  ТР Президентын сайлауларында тәкъдим ителәчәк кандидатлар исемлегендә. Республиканың гамәлдәге җитәкчесе президентлыкка кандидат сыйфатында “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан күрсәтелде. Рөстәм Нургали улы Татарстан Республикасының 45 муниципаль районы һәм шәһәр округларында хупланган кандидат буларак та игътибарга лаек.

ТР Президентын яңа срокка тәкъдим итүне дәүләт башлыгы Владимир Путин да хуплады. “Татарстан төп күрсәткечләр буенча Федерациянең барлык субъектлары арасында лидерлар рәтендә бара, бу чыннан да шулай. Боларның барысына да сезнең республика башлыгы вазифасындагы эшчәнлегегез нәтиҗәсендә ирешелгән", - дип искәртте Путин Миңнеханов белән очрашу вакытында.

Татарстанда Президент сайлауларына  актив агитация кампаниясе августның беренче декадасында старт алды. Агитация акцияләре Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә һәм шәһәр округларында узачак.  Шундый чараларның берсе бүген Актаныш муниципаль районында гамәлләштерелде. Кампания кысаларында  районга эшлекле сәфәр белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килде.

Марат Готыф улы Әнәк авылында  урнашкан күпфукцияле үзәктә җирлек башлыклары белән очрашып, Республиканың үткәне һәм киләчәге хакында фикер алышты.  Алга таба очрашу “Әнәк” агрофирмасы базасында – хезмәт коллективында дәвам итте. Җирле җитәкчелек, хезмәт коллективы  каршында чыгыш ясаган Марат Әхмәтов Татарстанның үткәнен үкенечле түгел, дип искәртте.

 Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев 18 ел дәвамында Татарстанның үсеше өчен алып барган стратегияне соңгы 10 елда Рөстәм Миннеханов дәвам итә.  Шушы вакыт эчендә  Татарстанда республика Президенты инициативасы белән тормышның иң мөһим өлкәләренең берсе-мәгариф, сәламәтлек саклау, торак төзелеше һәм ТКХ, спорт, мәдәният өлкәләрен үзгәртүгә юнәлдерелгән 100 дән артык программа һәм проект гамәлгә ашырылды.

Татарстанның хәзерге Президенты республиканың иң югары вазыйфаи заты вазыйфасына кандидат буларак чыгыш ясаган төп сайлау алды слоганы да "Традицияләргә тугрылык" һәм “Киләчәккә ышаныч!». Рөстәм Миңнехановның сайлау алды стратегиясе биш төп юнәлешкә нигезләнә: "кешеләр турында кайгырту һәм һәркемгә игътибар”, “Татарстан: сәламәтлек приоритеты!”, “Традицияләрдә-безнең көч!” , "Мөмкинлекләр Республикасы һәм яшәү өчен иң яхшы урын" һәм "Татарстан икътисады – кешеләр өчен". Аларның һәркайсы татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуны күздә тота.

Бүгенге очрашулар вактында Марат Әхмәтов моңа кадәр дә  Президент стратегияләренең нәтиҗәлелеген, әһәмиятен билгеләп үтте.

“Бүген инде Республика программалары кермәгән бер генә җирлек тә, бер генә мәктәп-бакча да юк Татарстанда. Без моны тоеп, күреп яшибез!, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International