ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча 2020 елның 11 нче сентябреннән 25 нче сентябренә кадәр кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан «Кайнар элемтә» үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43, (88552) 32-06-07, (885552) 3-09-62, 3-00-26 номерларына шалтыратырга мөмкин.

Актанышта бүген иртәнге сәгать сигездә  барлык сайлау участоклары эшли башлады – фоторепортаж.


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында бердәм сайлау көненә  әзерләнү һәм уздыру чорында гражданнарның хокукларын үтәү буенча 2020 елның 10 сентябреннән мониторинг буенча "Кайнар элемтә" эшли башлый.

 «Кайнар элемтә» телефоны:  7 (939) 345-37-50.

Шалтыратулар көн саен (10-12 сентябрь) 9:00 -18:00 сәгатьләрдә  кабул ителә.

2020 елның 13 сентябрендә “Кайнар элемтә” иртәнге 8:00 дән сайлау участоклары ябылуга кадәр эшләячәк.

2020 елның 7 июлендә 991 нче санлы Хөкүмәт Карары белән расланган пассажирны һава юлы белән ташу шартнамәсен үтәү үзенчәлекләре, шул исәптән пассажир ташучының мондый Шартнамәнең шартларын берьяклы тәртиптә үзгәртү яисә аны үтәүдән баш тарту хокукы турында, шулай ук аерым гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы туганда һәм (яки) барлыкка килгән очракта, Россия Федерациясенең бөтен территориясендә югары әзерлек һәм гадәттән тыш хәл режимы кертелгән очракта, һава транспорты өчен түләнгән түләүне кире кайтару тәртибе һәм вакытлары, турында Нигезләмә үз көченә керде.

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан коронавирус йогышлы авыруы таралуга бәйле рәвештә турларны юкка чыгарган туроператорларның кулланучыларга тигез күләмле туристлык хезмәтләре күрсәтү, шулай ук юкка чыгарылган турлар өчен акчаны кире кайтару срокларын билгели торган карар (2020 елның 20 июлендәге 1073 номерлы) кабул ителде.

1. Карта номерын һәм ПИН-кодны чит-ятлардан сер итеп сакларга кирәк. Исегездә тотыгыз, бер генә зат та (шул исәптән банк хезмәткәрләре, картаны биргән) һәм бернинди шартларда да мобиль һәм стационар телефоннардан ПИН-код яки картаның чынлыгын тикшерү кодын соратып алырга хокуклы түгел (CVV2 яки CVC2).

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына халыктан кергән гаризаларның чишелеше турында таныштыруыбызны дәвам итәбез. 18 август көнне Актанышбаш авыл җирлегендә яшәүчеләрдән: “Урамнан үтәрлек түгел. Пычрак, кара балчык. Чүп машинасы да үтә алмый. Авзал урамы киселешендә ком  салдылар, икенче өлеше шул көе калды”, - дигән сорау керә. Җирлектә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатеннән соң, аларның гозерләре тыңланды. Халык зары хәл ителде. Юл төзекләндерелеп куелды.

Мәктәпләрдә укулар башлану белән спорт чараларына да старт бирелде. Беренче булып Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары “Көзге кросс”та үзләрен сынады. Актанышның беренче санлы мәктәбе коллективы тулы составта сәламәтлек көне үткәрде: укучылар гуна түгел, мөгаллимнәр дә йөгереп, көчләрен бәяләде.

Мәктәпләрдә укулар башлану белән спорт чараларына да старт бирелде. Кадет интернат-мәктәбе “Көзге кросс”ны Советлар Союзы Герое Хәсән Заман улы Замановның туган көненә багышлап үткәрде. Уку йорты озак еллар Хәсән Заманов исемен йөртә. Союзкүләм Батырның исеменә тап төшермәскә тырышып, кадетлар физик яктан чыныгып үсәләр. Йөгерү ярышында физкультура укытучылары З. Р. Гәрәев, А.А.Гомәров җитәкчелегендә кадет интернат-мәктәбенең барлык укучылары да катнашты.


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

- Пенсиябез аз, дару алырга акчабыз җитми, дип минем бүлмә ишеген ачып керүчеләр бик күп. Инвалидлар җитәкчесе вазыйфасына алынганчы бу кадәр кешегә ярдәм кирәклеген башыма да китерми идем. Баксаң, бик матур, бай тормышыбызда ярдәмгә мохтаҗлар, сәламәтлекләре таушалганнар бик күп икән,- ди Фәйрүзә Разетдинова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International