ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2020 ел
җомга

Бүген, 4 декабрь көнне, Актанышта район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә мәктәп директорларының, бакча мөдирләренең чираттагы киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә район мәгариф оешмаларында туклануны оештыруга  атналык анализ ясалды. Олимпиада,контроль кисемнәр буенча анализ ясалып, бурыч-максатлар билгеләнде.  

“Талантлар университеты” белән эшчәнлектә актуаль мәсьәләләр каралды. “Мари-Суксу-туган йортым” социаль этнопарк проектын тормышка ашыру буенча эшчәнлек белән

Мари-Суксу төп гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчесе Эдуард Галиев таныштырды.


3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Актанышка эш визиты белән килде.

Хәзер пенсия яше алды статусын Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша раслап була. Моның өчен Пенсия фондына барырга кирәкми. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе хәбәр итә

Ана капиталыннан гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә айлык түләүләрне билгеләү 2021 елның 1 мартына кадәр озынайтыла. Бу хакта Россия пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә



1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

"БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясе үзенең 19 яшьлек бәйрәме уңаеннан гражданнарны кабул итү декадасын ачып җибәрде. Актанышта райондашларның мөрәҗәгатьләрен бүген – 1 декабрь көнне партия бүлекчәсе сәркатибе  Энгель Нәвап улы  Фәттахов кабул итте.

Качкын авылында яшәүче Фидаис Кашапов Энгель Нәвап улына мөрәҗәгать итеп, күпләрне борчыган сорауларны җитәкчелеккә юллады. Әфганчы буларак, торак шартларын яхшыртырга тели Фидаис абый. Әфганчыларга ташламалар каралса да, әлеге категория гражданнар дәүләт тарафыннан бүген тулысынча якланган дип булмый. Торак шартларын яхшырту да 2005 елга кадәр чиратка басканнар өчен хәл ителгән, ә инде аннан соң мөрәҗәгать итүчеләр дәүләт тарафыннан ярдәм көтә.

Иске Кормаш авыл җирлегендә гомер кичерүче Гөлназ һәм Илдус Юнысовлар гаиләсенең ныклыгын, арадагы мәхәббәтнең көчен язмыш 2004 елда сыный. Октябрь аенда аларның гаиләсендә икенче сабый булып сәламәтлек ягыннан үзенчәлекле Айнур туа. Туганда ук сабыйга ДЦП диагнозы куела. Юнысовларга исә үзәкләрне өзгеч дәрәҗәдә авыр яңгыраган диагноз белән яшәргә өйрәнә башлый.

Ул вакыттан инде 16 ел гомер үткән. Айнурны биләп алып кайткан ак биләүне дә заманча киемнәр алыштырган. Бәби дигән Айнур үзе дә егет булып үсеп җиткән. Тик менә аяклары гына йөрми аның.

Гаилә үзенчәлекле сабый тәрбияләве белән күптән килешкән. "Улыкаем" дип өзелеп торалар өйдәгеләр Айнур өчен. Айнур Юнысов Такталачык коррекцион мәктәбе аша белем ала. Һөнәре буенча укытучы булып хезмәт куйган Гөлназ ханым улын өйдә укыта.

2010 ел Юнысовлар гаиләсе өчен сөенечле була: өр-яңа йортка күчә алар, гаилә тагын да ишәя - алар нәни кызчык алып кайта. Таңсылу Иске Кормаш мәктәбендә белем ала.

Язмыш ничек кенә сынаса да, Юнысовлар гаиләсенең бәхет касәсе, шөкер, түгәрәк бүген. Алар яшәгән йорттан җылылык бөркелә. Декада уңаеннан сәламәтлек ягыннан мөмкинлеге чикләнгән Айнурның хәлен белергә килгән район башлыгы Энгель Фәттахов та моны билгеләп үтте. Авыру бала тәрбияләгән Юнысовларга беренче чиратта сабырлык теләде Энгель Нәвап улы.

Ел саен инвалидлар ункөнлеге кысаларында Актаныш районы үз алдына җитди максат куя: шушы ун көндә барлык инвалидларга да “барып җитәргә”! Аларның көнкүрешләре белән танышырга, кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның, аның урынбасарларының инвалид балаларны тәрбияләнгән гаиләләргә чыгуы да традициягә әверелде. Язмыш белән килешкән олы йөрәкле әти-әниләр белән ел саен очрашулар үткәрелә, аларның күңелләрен “кырып” торган проблемалары өйрәнелә, аларны чишү юллары эзләнә.

Иске Кормаш авылында яшәүче Гөлназ Халикова гаиләсе өчен дә инвалидлар декадасы үзенчәлекле дата. Менә 16 нчы ел инде бу йортта ДЦП диагнозлы Нурзил Талипов яши. Гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга аваз салган малайга әти-әни, карында чакта ук, зур өметләр баглаган булгандыр – төпчекләр алар туган нигезләрен саклап калучылар бит. Әмма сабыйның язмышы бөтенләй башкача языла. Бүген Нурзил башка кеше ярдәменнән башка яшәргә сәләтсез.

24-30 ноябрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында рус теле, җәмгыять белеме, математика һәм физика буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары арасында республика олимпиадасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International