Бүген, 4 декабрь көнне, Актанышта район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә мәктәп директорларының, бакча мөдирләренең чираттагы киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә район мәгариф оешмаларында туклануны оештыруга атналык анализ ясалды. Олимпиада,контроль кисемнәр буенча анализ ясалып, бурыч-максатлар билгеләнде.
“Талантлар университеты” белән эшчәнлектә актуаль мәсьәләләр каралды. “Мари-Суксу-туган йортым” социаль этнопарк проектын тормышка ашыру буенча эшчәнлек белән
Мари-Суксу төп гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчесе Эдуард Галиев таныштырды.