Агымдагы елда Актаныш районында 176 нарасый якты дөньяга аваз салган. Ике йөзгә якын гаилә әти-әни булу бәхетен татыган дигән сүз бу. Бәби алып кайткан барлык гүзәл затларыбызның 37се өчен быелгы ел аеруча истәлекле – алар беренче тапкыр әни булган. 48 сабый гаиләләрдә икенче бәби булып теркәлгән. 59 әни быел өченче тапкыр бәби сөю бәхетенә ия булган. 16 гаилә исә 2020 елда дүртенче тапкыр әти-әни булырга карар иткән.
1 декабрьдән районда инвалидлар ункөнлеге старт алды. Әлеге ункөнлек кысаларында районда нинди чаралар планлаштырыла? Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә нинди ярдәмнәр күрсәтелә? Гомумән, алар нинди сулыш белән яши? Район хакимияте бинасында узган чираттагы брифингта шушы сорауларга җавап эзләнде. Аны Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов башлап җибәрде, район халкына мөрәҗәгать итте.
Рәсәйкүләм рус әдәбияты фәне олимпиадасының муниципаль этабында быелгы уку елында Актанышта барлыгы җитмештән артык укучы катнашкан. Алар арасында 18 призер һәм 5 җиңүче билгеләнде. Бүген “Яшьлек” МҮдә үткән тантанада югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар хөрмәтләнде.
.jpg)
Җәмгыять белеме фәне буенча республикакүләм олимпиаданың район этабында йөзгә якын укучы катнашкан. Бүген һәр сыйныф буенча җиңүчеләр һәм призерлар аталып, аларга дипломнар тапшырылды.
.jpg)
География фәне буенча республикакүләм олимпиаданың муниципаль этабында Актаныш районыннан барлыгы алтмышка якын укучы үз белемнәрен сынаган. Аеруча активлыкны VII-VII сыйныфлар күрсәткән. Бүген олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары хөрмәтләнде.
.jpg)
Бүген "Яшьлек" мәдәни үзәгендә география, рус әдәбияты, җәмгыять белеме фәннәре буенча үткән олимпиадаларга нәтиҗә ясалды. Һәр фән буенча укучылар белән берлектә тирәнтен анализ ясалып, хаталар өстендә эш эшләнде.
.jpg)
Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә, оешма, хуҗалык җитәкчеләре катнашында үза торган атналык киңәшмәнең чираттагысы хакимият бинасында бүген - 30 ноябрь көнне оештырылды.
Декада дәвамында менә инде 20 ел безнең районда "Игелек марафоны" үткәрелә. Бу чарада районның барлык оешмалары һәм предприятиеләре, эшмәкәрләр һәм гади гражданнар катнаша. Фондтан җыелган акчалар ел дәвамында авыр тормыш хәлендә калган инвалидларга дәвалану һәм дарулар алу өчен бирелә. Әйтик, 2020 ел дәвамында 175 инвалидка фондтан 1 496 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.
.jpg)
.jpg)
Актаныш Җәмигъ мәчете ачылуга 20 ел – фоторепортаж.