Бүген, 26 февраль көнне, Актаныш авылында яшәүче Гөлфәния Сәйфетдин кызы Зиннәтуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
.jpg)
Бүген "Батыр" спорткомплексында район хәрби комиссариаты кубогына "Җиңү салюты" бәйгесе уза.
Ел саен 1 мартта Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә, ул 1972 елдан Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы Генераль Ассамблеясы карары буенча үткәрелә.
Архив эше буенча дәүләт комитеты “Ядкәр” дип аталган шәҗәрәләр порталына мәгълүмат туплый башлады. Архив хезмәткәрләре өч-биш ел эчендә республиканың бөтен районнарын йөреп чыгып, авылдан чыккан һәркемнең шәҗәрәсен тупларга планлаштыра. Шәҗәрә эшләтү буын чылбырларын кушарга мөмкинлек бирәчәк.
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә әлеге проектның асылын аңлату һәм анда катнашу максатыннан 25 февральдә Пучы һәм Иске Байсар авылларында авылларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетыннан һәм районнан вәкилләр катнашында халык җыеннары узды.
Бүген шундый эчтәлектәге җыелышлар Кәзкәй, Богады, Уразайда – 13.00, Аеш, Такталачык, Меңнәрдә – 14.30, Яңа Әлем, Теләкәй, Аккүздә 17 сәгатьләрдә узачак. Рәхим итегез!
2020 елны Актаныш районы хуҗалыклары ничек төгәлләгән? Ел әйләнәсе башкарылган хезмәт көткән нәтиҗәне биргәнме? Кайсы җәмгыять нинди юнәлештә аеруча зур уңышка ирешкән? Хуҗалыклар тәҗрибә уртаклашырлык мәйдан барлыкка китергәнме? Әлеге һәм башка бик сорауларга җавапны аграрий җитәкчеләре бергәләп эзләячәк. Бу нисбәттән бүген Актаныш районында 2021 елның тәүге авыл хуҗалыгы семинары гамәлләштерелде. Район башлыгы Энгель Фәттаховның шәхси контроленә куелган мондый төр семинар-тәҗрибә уртаклашу формасы һәр җәмгыятьне колачлаячак. Максат: иртә язга кадәр хуҗалыкларда булып, аларның еллык эшчәнлегенә бәя бирү һәм нәтиҗә ясау.
.jpg)
Мирзашәрипова Ойгөл Миңнефәрит кызы хәбәр иткәнчә, барлык профилактик органнарның эшчәнлегенә карамастан, 2020 елда алкоголь белән агуланулар саны кискен арткан. 2020 елда 5 алкоголь белән агулану булан, шуларның 3се үлем белән тәмамланган. Законсыз әйләнешкә юл куймау буенча уртак ведомствоара эш алып барырга кирәк, чөнки легаль хәмер белән агуланмыйлар, бу хакта агуланулар характеры дәлилли.
Халык театры җитәкчесе Рәмилә Хамматуллина спектакльнең халык тарафыннан кабул ителүен режиссерлар белән эшләүдә күрә: “Еллар дәвамында бик күп спектакльләр куйдык. Пьесаларны интернеттан да эзлибез, кат-кат укыйбыз, репертуарда бер генә әсәрне кабатлап куйган идек, тамашачы шунда ук сез инде моны күрсәткән идегез бер тапкыр дип, кисәтү ясады. Театрга әзерлекне ел саен көтеп алабыз. Репетиция вакыты безнең өчен иң күңеллесе. Моңарчы Чаллы, Минзәлә театрларыннан режиссерлар чакырып эшли идек. Быел Актаныш мәдәният сараеннан Нур һәм Альбина Хөсәеновлар безгә режиссерлык итте. Бүгенге спектакльнең уңышлы килеп чыгуы-барыбызның да хезмәте ул!”
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 26 февраленда төнлә һәм
көндез, күз күреме 1000 м һәм аннан да кимрәк булганда, буран;
- көндез һәм кич белән секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил, бозлавык көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Буран вакытында.
Аяк киеме аз шуучан һәм уңайлы булырга тиеш. Тигезсезлекне исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә шипылы яисә очында җилемле махсус таяк кулланырга киңәш ителә.
Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алылырга киңәш ителә. Күрем начарайган очракта, җирлектәге ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Буран һәм җил көчәю юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә киңәш ителә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл үтмәгез, чөнки кар, боз булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә киңәш ителә.
Машина йөртүчеләргә торак пункттан читкә барудан тыелырга, һәрхәлдә юлларда игътибарлы булырга, куркынычсыз дистанцияне үтәргә, һава шартлары нигезендә тизлек режимын сайларга кирәк. Юл билгеләре күрсәтмәләрен, ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең таләпләрен һәм күрсәтмәләрен катгый үтәргә кирәк.
Балык тотарга яратучыларга бозга чыгудан тыелырга кирәк. Бозга чыкканда һава шартларын исәпкә алырга, ялгыз балык тоткада, төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга тиеш.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Мәгариф оешмалары, җирлекләр, район үзәгендәге оешма-предприятиеләр арасында барган спартакиадада беренче урынга ия булучы командаларга 50 мең сумлык сертификат тапшырылды. Икенче урынга ия булучы командалар - 40 мең сумлык, өченче урын хуҗалары 30 мең сумлык бүләк сертификатлары белән хөрмәтләнде.
.jpg)
21 февральдә үткән районкүләм спартакиаданың иң ”кызу” мизгелләре “Батыр” спорт комплексында үтте. Гадәттәгечә, спартакиада ярышларның иң күңелле мизгелләр - аркан тарту белән тәмамланды.
Актанышлылар алар сынатырга күнекмәгән. Бөтен егәрлекләрен эшкә җигеп, җиңү өчен көрәшкән райондашларыбыз моны янә бер кат исбат иттеләр. Терсәккә кадәр җиңнәрен сызганып, аяк киемнәрен салып ташлап, соңгы көчләрен кызганмый тартышты алар. Бер генә команданың да бирешәсе килмәде. Җитәкчеләрнең үз командалары өчен җан атып торулары да җиңүгә омтылыш бирми калмагандыр, билгеле.
.jpg)