Актаныш муниципаль районында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2021 елның 26 феврале, җомга

            2021 елның 25 февралендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы бүлекчәсе белән берлектә, «Актаныш муниципаль районы алкогольле продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиясе» эше кысаларында, эчке эшләр органнары вәкилләре, ведомствоара комиссия әгъзалары тарафыннан алкогольле продукцияне сатучы лицензиатлар белән утырыш оештырылды. Утырыш барышында Актаныш муниципаль районында 2021 елның гыйнвар аенда алкогольле продукция сатуга анализ ясалды, читтән кертелгән аракыны сату өлешенең кискен артуы билгеләп үтелде. Актаныш муниципаль районында җан башына алкогольле продукция сатуны анализлау, алкогольле продукцияне сату дәрәҗәсе кимүе, Татарстан Республикасында җитештергән сыра сату дәрәҗәсе, эчке куллану базарын легаль булмаган ялган алкогольле һәм спиртлы продукциядән саклау мәсьәләсе. Шулай ук Актаныш муниципаль районында алкогольле агулануларга анализ ясалды.

               Муллина Лилия Раефовна катнашучыларны алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан алып барылган эш белән таныштырды. 2020 елда короновирус белән бәйле вәзгыятькә карамастан, легаль булмаган әйләнеш буенча тикшерүләр онлайн режимда дәвам итте. Гыйнвар аенда Актаныш районында алкогольле продукцияне сату кимегән, бу алкогольле продукцияне законсыз сатуның артуы турында сөйли ала.

                Сираева Лиана Рамил кызы билгеләп үткәнчә, алкогольле продукция әйләнеше фактларын ачыклау һәм кисәтү буенча максатчан уртак эш алып барылырга тиеш, легаль булмаган спиртлы продукция әйләнешен барлык дәүләт органнары контрольдә тотарга тиеш. Халык үзе дә читтә калмасын иде – кайнар линия телефонына шалтыратырга яки «Халык контроле» системасына хәбәр җибәрергә һәм бозу турында хәбәр итәргә кирәк. Лиана Рамил кызы авыл җирлекләре җитәкчеләрен һәм район халкын әлеге «Халык контроле» системасыннан файдаланырга һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтүдә ярдәм итәргә чакырды. «Халык контроле» системасында барлык акчалата бүләкләүләр сакланган, мөрәҗәгатьләр аноним.

                  Мирзашәрипова Ойгөл Миңнефәрит кызы хәбәр иткәнчә, барлык профилактик органнарның эшчәнлегенә  карамастан, 2020 елда алкоголь белән агуланулар саны кискен арткан. 2020 елда 5 алкоголь белән агулану булан, шуларның 3се үлем белән тәмамланган. Законсыз әйләнешкә юл куймау буенча уртак ведомствоара эш алып барырга кирәк, чөнки легаль хәмер белән агуланмыйлар, бу хакта агуланулар характеры дәлилли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International