Һәр елның февраль аенда Актаныш егетләре арасында район хәрби комиссариаты кубогына «Җиңү салюты» дип аталган хәрби-патриотик бәйге уза. “Калашников” автоматын сүтеп-җыю, турникта тартылу, чаңгыда узышу-менә шушы өч күнегүне ерып чыга алсаң-син Ватанны сакларга беренче адымны ясадың дигән сүз.
БӘЙГЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ 10000 СУМЛЫК СЕРТИФИКАТ!
Бүген район мәктәпләренең X-XI сыйныф укучылары “Батыр” спорткомплексында быелгы “Җиңү салюты” бәйгесенә җыелды. Булачак солдатларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова сәламләде. ДОСААФ оешмасы вәкиле Илнур Хуҗин бәйге бүләкләренең саллы булачагын искәртте. Узган уку елында “Җиңү салюты” җиңүчеләре- Әтәс һәм Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучыларына ДОСААФ оешмасы автомобиль йөртергә өйрәнү курсларында бушлай уку мөмкинлеге тудырган. Быел исә курсларда белем алу өчен 10 мең сумлык сертификат- төп бүләк. (Уку бәясе 25 мең сум икән, 10 мең сумы чикерелә)
Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов егетләргә ярышларда уңышлар теләде.
ПРОГРАММАДА БУЛМАСА ДА АВТОМАТ СҮТЕП-ҖЫЯРГА ӨЙРӘТӘЛӘР
Хәрби комиссар ярдәмчесе Рузил Нәфыйков бәйгеләрне күзәткәннән соң егетләрнең соңгы елларда остара, физик яктаны чыныга баруын билгеләп үтте. Ә бит мәктәпләрдә элеккечә хәрби әзерлек дәресләре программага кертелмәгән. Тормыш иминлеге дәресләрен алып баручы укытучылар югары сыйныфта укучылар белән өстәмә шөгыльләнә, дәрестән тыш вакытта кораллар белән таныштыра, мәсәлән, автомат сүтеп-җыярга да укучылар дәрестән соң өйрәнәләр.
КАДЕТЛЫКТАН - ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ!
Ә менә кадет-интернат мәктәбе укучыларының тормышы хәрби хезмәттән бер дә ким түгел. Аларның ярыш нәтиҗәләре гадәти мәктәпләрдә укучыларныкына караганда югарырак бара. Даянов Илнат кадет-мәктәбенең XI сыйныфында укый, киләчәктә исәбе- хәрби училищеда укуын дәвам итү. Бүгенге ярышта 21 секунд эчендә автомат сүтеп җыйган, турникта 20 тапкыр күтәрелгән.
- Нәтиҗәләремнән канәгать. Киләчәктә хәрби һөнәр сайлап, Туган ил алдындагы бурычымны үтәргә телим,-ди егет.
“Җиңү салюты”ның иртәгә, 27 февраль көнне узачак этабында VIII-IX сыйныф укучылары көч сынашачак. Гомуми нәтиҗәләр һәм җиңүчеләралдагы атнада район башлыгы Энгель Фәттахов катнашындагы директорлар киңәшмәсендә игълан ителәчәк.