Бүген, 26 февраль көнне, Актаныш авылында яшәүче Гөлфәния Сәйфетдин кызы Зиннәтуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
Күркәм гомер бәйрәмен каршы алучы райондашыбызны Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева тәбрик итте. Лиана Рамил кызы Гөлфәния Зиннәтуллинага Россия Президенты Владимир Путинның, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның котлау хатләрын, күчтәнәчләрен үзенең матур теләкләренә төреп тапшырды.
Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Риназ Шәрипов та юбилярга ихлас теләкләрен ирештереп, аңа ныклы сәламәтлек теләде.
Актаныш авылында туып-үскән Гөлфәния Сәйфетдин кызына тәүге зур уңыш мәктәп елларында елмая. Ул урта белем алуга ирешә. Урта белемле булу һәркемгә дә тәтеми торган заман өчен бу вакыйга, чыннан да, куанычлы була.
Мәктәпне тәмамлагач, Гөлфәния башкалага юл ала. Казан кадәр Казанда “кайный” башлый ул: туку фабрикасына эшкә урнаша, эштән бушаган араларда махсус курсларда белем алып, һөнәренең нечкәлекләрен өйрәнә.
1954 елда язмыш аны кабат Актанышка – туган ягына алып кайта. Биредә ул булачак тормыш иптәше Гатаулла Хәтмулла улы белән таныша. Ике яшь йөрәк гаилә учагын тергезеп җибәрә, бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерә алар. Шөкер, Гөлфәния Сәйфетдин кызының парлы гомере озын була – ире белән 63 ел тигезлектә яши.
Юбилярның хезмәт юлы исә гомер буе сату эше белән бәйле була. РайПОдан башланган хезмәтенә лаеклы ялга чыкканчы тугрылык саклый туган көн иясе. Намуслы хезмәте югары бәяләнә - “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исеме бар аның.
Бүген Гөлфәния Зиннәтуллина тыныч, имин картлык кичерә. Үзенә карата булган кадер-хөрмәткә куанып яши 90 яшен тутырган хезмәт ветераны.