Иске Кормаш халык театрының озак еллар дәвамында барлыкка килгән халык ышанычы, халык мәхәббәте бүген дә көчен җуймый. Бүгенге тамашага да “Иске Кормашлар куйгач, барам”, дип мәдәният сараена килгән тамашачы күп иде. Өметләр акланды, караучылар, үзләре дә сизмәстән, сәхнәдәге вакыйгалар эчендә кайнады. Ә сәхнәдәге хәлләр тормыштагыдан бер дә кайтыш түгел.
«Микүләй дәдәйнең бөер ташы» сатирик комедиясе безнең илдә, әйләнә-тирәдә гади кешегә мөнәсәбәтнең нинди булуын калку чагылдыра. Якташыбыз, драматург Данил Салиховның бу әсәрен бик күп сәнгать коллективлары сәхнәләштерергә өлгерде. Шулай да Иске Кормаш артистлары тамашага үзенчә төсмер бирә алды.
70 яшьлек карт Микүләй дәдәйнең бөерендә бриллиантка әйләнгән таш утыра икән. Кеше ышанмастай әлеге хәл бөтенесен аякка бастыра. Шул рәвешле, бөер ташы «лакмус» кәгазенә әверелә. Моңа кадәр кадерсезлектә йөргән, район больницасында юньләп тикшерелә алмаган, үзәктәге больницага да ике каз биреп кенә урнашкан картка мөнәсәбәт капма-каршы якка үзгәрә. Нәтиҗәдә ул яхшы дәва ала, врачлар бабайны өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар.
Төп герой- Микүләй дәдәй ролен башкарган Ирек Хаҗиев, аның хатыны Анфиса- Рания Лотфуллина, Кыям- Рәмзил Шәяхмәтовларның уеннарын тамашачы аеруча яратты, спектакль соңында иң күп алкышлар алар тарафына булды. Шулай ук табиб ролендәге Газизов Илсур, доцент- Газизов Рәшит, шәфкать туташы- Диләфрүз Газизова, район башлыгы урынбасары- Гөлсәрия Нәгыймова да үз геройларын яратып ачтылар.
Халык театры җитәкчесе Рәмилә Хамматуллина спектакльнең халык тарафыннан кабул ителүен режиссерлар белән эшләүдә күрә: “Еллар дәвамында бик күп спектакльләр куйдык. Пьесаларны интернеттан да эзлибез, кат-кат укыйбыз, репертуарда бер генә әсәрне кабатлап куйган идек, тамашачы шунда ук сез инде моны күрсәткән идегез бер тапкыр дип, кисәтү ясады. Театрга әзерлекне ел саен көтеп алабыз. Репетиция вакыты безнең өчен иң күңеллесе. Моңарчы Чаллы, Минзәлә театрларыннан режиссерлар чакырып эшли идек. Быел Актаныш мәдәният сараеннан Нур һәм Альбина Хөсәеновлар безгә режиссерлык итте. Бүгенге спектакльнең уңышлы килеп чыгуы-барыбызның да хезмәте ул!”
Иске Кормаш халык театры коллективына барлык тамашачылар исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева рәхмәт белдерде. Спектакль белән театр бәйгеләренә катнашу кирәклеген әйтте, мактаулы урыннар яуларга язсын дип, уңышлар теләде.
Театр айлыгын бүген, 26 февраль көнне Күҗәкә драма коллективы дәвам итә. Күҗәкәлеләр Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” әсәрен тәкъдим итәчәк. 27 февральдә Пучы халык театры дилбегәне кулына алып, шулай ук Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектаклен күрсәтәчәк