26 апрельдә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана. Хәзер, җәмәгать киңлекләреннән тыш, республика халкы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында реконструкцияләнәчәк топ-200 ишегалдын билгели, шулай ук Казансу елгасын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында өстенлекләрне сайлый алачак.
Бүген Республика рус милли-мәдәни берләшмәсенең Актаныш районы бүлекчәсе дәрәҗәле кунаклар кабул итте.
.jpg)
Актаныш районында 26 апрельдән шәхси секторларда теркәлгән үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын еллык техник карау старт ала. Караулар 3 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бер айдан артык вакыт аралыгында район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов җирлекләрдәге 1 110 техниканы энә күзеннән үткәрәчәк.

Сезнең игътибарга журналист Лилия Фәттахова белән райондашыбыз Лиана Шакированың әңгәмәсен тәкъдим итәбез.
“Лиана Шакированы без Чаллыда, «Илһам» бөтенроссия бәйгесенең зона этабында очраттык. Башында калфак, үзе тыйнак. Тап-татарча!
.jpg)
Майга кадәр дәвам итәчәк чарага 15 апрельдә Актаныш районы да кушылды. Район башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан гамәлләштерелгән квестта Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре, гуманитар гимназия укучылары, технология техникумы студентлары катнашты.
.jpg)
Бүген Актаныш муниципаль районында Сбербанк төркеме һәм Татарстан Банкы тарафыннан махсус укулар оештырыла. Әлеге укулар Сбербанкның 2013 елдан «Ecole 42» инновацион Франция программалаштыру мәктәбендә кулланыла торган "Киләчәк мәктәбе" методикасына нигезләнгән белем бирү инициативасына таянып тормышка ашырыла.
.jpg)
Кичә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсендә Актаныш технология техникумы коллективы, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган сморт концерты программасын тәкъдим итте.
.jpg)
15 апрельдә «Эфир» телеканалында «Яңа иртә» программасында кече һәм урта бизнес вәкилләре тарафыннан күчемсез милек объектларын рәсмиләштерүнең әлеге һәм башка үзенчәлекләре турында Татарстан Росреестры эксперты Александра Абдуллина сөйләячәк.
«Яңа иртә» программасында «Иртәнге кунак» рубрикасын 5.50, 6.50 һәм 7.50 сәгатьтә карагыз.
16 апрельдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Росреестры эксперты Инстаграмда «Социаль ипотека» программасында катнашучыларның күчемсез милекне милеккә рәсмиләштерү үзенчәлекләре турындагы сорауларына җавап бирәчәк.
Турыдан-туры эфир Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә узачак.
14 апрельдә Дәүләт Думасы кредит шартнамәләренең максатларын киңәйтүгә юнәлдерелгән закон проектын өченче укылышта кабул итте.